“Мин интернатта хикәяләр укый идем. Шунда гел танышулар сайты рекламасы чыгып аптыратты, туеп беттем. Аптырагач, кереп карадым. 39 сум акча сорый бу. „Хәзер, акча түләп, ирләр эзлим ди, ” – диеп тагын чыгып киттем. Юк инде, тынычлап укырга бирмиләр. Үземә дә кызык булып китте, күчердем 39 сумны. Тагын 460 сум кирәк диләр. „Тотыгыз биштән йомарлаганны”, – дидем дә бирмәдем башка акча. Шул 39 сумга риза булдылар. Сайтны ачтылар 3 көнгә. Китте хатлар, китте комплементлар. Менә кайда икән бит „идеаль” ирләр… Менә вакыты чыга дигәндә генә бер ир язды, ул башка шәһәрдән. Ул да хикәяләр укыган һәм шулай ук шул реклама аптыраткан.
Шулай итеп без 2020 елдан бергә. Башта 3 ел ике шәһәр арасын таптадык. Аннан минем янга күчеп килде. Минем өйгә түгел билгеле. Яңа йорт алып, шәһәр читендә яшәп ятабыз. Аллаһы Тәгалә кодрәте бит! Аллаһыма рәхмәтләр укыйбыз!
Минем янга тиз генә күчеп килмәвенең сәбәпләре бик җитди. Ул ике ятим бала тәрбияли иде. Хатынына ятимнәр кирәкмәгән, аерылышканнар. Энесе һәм киленнәре үлгән. Балаларга шул шәһәрдән фатир бирергә тиешләр. Аларга 14 һәм 15 яшь иде. Аовр мәктәпне бетереп, югары уку йортларына укырга кергәч кенә күченде.
Иң кызыгы шунда, аның белән күрешеп, аралаша башлагач, балаларны кунакка чакырдым.
Шул ук төнне аның үлгән энесе төшемә керде. Шундый шат, елмая. Ә мин бит аны бер тапкыр да күргәнем юк, хәтта фотосын да. Танышуыбызга да бер ай гына иде. Мин аңа: „Энеңне төшемдә күрдем, ул шундый-шундый”, – дип сөйләдем. Ул шаккаты: „Нәкъ үзе”, – ди. Соңыннан альбом караганда мин энесен таныдым. Теге дөньяда да балалары өчен сөенеп ятадыр инде ул. Менә шулай ул, Ходай кушкан булса, Интернетта да әрсезләшеп кирәкле мәгълүмат килеп керә икән”.
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/donja/2026-05-14/yatim-balalarny-tisen-t-sht-k-rdem-4685595

