“Көнләшү комаучалады…”

Гүзәл Әхмәтова озак еллар танылган җырчы белән очрашып йөрүен сөйләгән.

Ул – иҗатташ дусты Илшат Яппаров.  Бу хакта артист «ТМТВ» телеканалындагы «Иртәнге кунак» тапшыруына килгәч әйтә.

“Хәзерге вакытта очрашып йөри торган кешем юк дип әйтә алмыйм, кешем бар. Сәхнә кешесе түгел. Дөресен генә әйткәндә, Рәфис белән аерылышкач та, минем сәхнә кешесе белән мөнәсәбәтләрем булды. Без эшләдек тә, бергә дә булдык. Сүз Илшат Яппаров турында бара.

Бергә яшәү өчен бергә эшләргә кирәк дип әйтәләр бит. Мин бу сүзләр белән килешмим. Кеше бергә була ала бер-берсен хөрмәт итеп, бер-берсен аңлаганда гына. Мин бер-беребезне аңламадык дип әйтә алмыйм. Уртак кызыксынуларыбыз бар иде. Җырлау, эшләү, бертөрле кинолар ярата, бертөрле җырлар тыңлый идек. Ләкин көнләшү дигән әйбер комаучалады. Үзе дә аңлый ул шул сәбәпле бергә була алмавыбызны.

Иҗат кешесенә тынычлык кирәк. Шуңа уртак бер уйга килдек. Дошман булып калмадык, концертларда, банкетларда очрашабыз”, – дигән ул.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2026-05-22/k-nl-sh-komauchalady-4695594

Бәйле