Ул башкарган җыр өчен 1 миллион сум штраф таләп иткәннәр.
Җырчы Анна Асти үзенең «По барам» җырына татарча язылган каверны кулланган өчен суд аша 400 мең сум компенсация алган.
Шау-шу Стас Ярушин алып барган «Музлофт-Тур» проектынада башланган. Аның бер чыгарылышында Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Асаева «По барам» җырын татарча башкарган. Ярушинның үзе әйтүенчә, артист ягыннан дәгъва аңа көтелмәгән хәл булган һәм шок тудырган.
«Rusprofile»да басылып чыккан материалларга караганда, дәгъвачы әйтүенчә, җаваплы кешеләр җыр текстын тәрҗемә итү, аны тарату һәм аудиовизуаль контент составында куллану аша җырның эксклюзив хокукларын бозган.
Башта җаваплы кешеләр арасында Стас Ярушин да булган, ләкин соңрак ул, видеосервис хуҗасы кебек үк, җаваплылыктан котыла алган. Ә популяр видеопорталдан һәм кавер урнаштырылган каналның администраторы Сабина Алиевадан авторлык хокукларын бозган өчен бер миллион сум таләп иткәннәр. Сабина Алиева бозу фактын таныган, ләкин дәгъва ителгән компенсация суммасының югары булуын әйткән. Нәтиҗәдә, суд түләүне 400 мең сумга кадәр киметкән. Моннан тыш, 22 мең сум дәүләт пошлинасы түләттерелгән.
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/novosti/2026-05-29/g-lnaz-asaeva-tir-send-shau-shu-chykkan-4703148

