Киләсе атнада Татарстан халкы өч көн рәттән ял итәчәк

Июньдә, Россия көне билгеләп үтелү уңаеннан, кыскартылган эш атнасы көтелә.

Аның әйтүенчә, 12 июнь – Россия көне җомгага туры килә. Шуңа күрә безне кыска эш атнасы көтә. Ул дүрт көн – 8еннән 11 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Ә инде 12-14 июньдә ял итәчәкбез.
Моңа кадәр Социаль фондта кисәтеп әйтелгәнчә, июньдә өч көнлек ял көтелү сәбәпле, пенсиясе һәм социаль түләүләре 12-14 июньдә банк счетына күчерелергә тиеш булганнарның акчасы алданрак – 11июньдә үк киләчәк.

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/news/kilase-atnada-tatarstan-xalky-oc-kon-rattan-ial-itacak-115618

Бәйле