Новосибирск шәһәрендә бер хатын-кыз баласын урамда тудырган.
Төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы әлеге мәгълүматны раслады, дип хәбәр итә “РИА Новости”.
Телеграм-каналлар шәһәрнең Ленин районында Вертковская урамындагы йортлар арасында җирдә бер хатын-кызның бала табуы турында язганнар. “Урамда бала табучыга ашыгыч ярдәм чакыртылган. Пациентның хәле табиб сере булып кала”, – дип аныклап үтелгән Новосибирск өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгында.
ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/news/ber-xatyn-kyz-uramda-babi-tapkan-115890
–
–

