Ак мәчет янында төшерелгән тагын бер клип дөнья күрде, бу юлы муллалар ни дияр? [видео]

Резедә Ганиуллинаның  Ак мәчет янындагы клибыннын чыккан шау-шу әле тынып өлгермәде, тамашачыларга Болгарда төшерелгән тагын бер клип тәкъдим ителде.

Яңа клип Россиянең халык, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең “Милли аһәң”инструменталь-хореографик композициясенә нигезләнеп төшерелгән. Ул бүген беренче тапкыр “Мәйдан” каналында күрсәтелде.

Сценарий авторы – Айдар Фәйзрахманов үзе. Клипның зур өлеше Болгарда төшерелгән, шулай ук Казан күренешләренә дә зур игътибар бирелгән.
Фото: info-islam.ru

 

Бәйле