Татарстанда 11 айлык сабый бала янгынга эләккән

Яшел Үзән районында яшәүче 30 яшьлек ана 11 айлык баласын күтәреп, янгын сүндерүчеләр килгәнче ут эчендә калган йорт эченнән үзе чыккан.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Кичә Яшел Үзән районының Октябрь бистәсендә бер катлы агач йорт һәм такта веранда янган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

clipboard29

Янгын сүндерүчеләр килгәнче 30 яшьлек хатын-кыз 11 айлык баласы белән йорттан үзе чыккан. Урамга ут эчендә калган веранда эченнән чыкканда хатын-кызның сул терсәк буыны пешкән, ә малаеның – үкчәсе.clipboard33

Янгын турындагы хәбәр диспетчерлык хезмәтенең 112 бердәм номерына 18.20 сәгатьтә килгән. Якындагы янгын сүндерү отряды һәлакәт урыныннан 11 чакрым ераклыкта булган. Шулай да янгын сүндерүчеләр 11 минутта килеп җитеп, 18.36 сәгатьтә янгынны сүндерә алган. Янгын китергән зыян 48 квадрат метрны тәшкил итә.

 

 

Бәйле