Төрмәдән хат: «Коръәнне һәм намазлыкны да тартып алдылар»

Азатлык төрмәдән хат алды. 3 ярым елга ирегеннән мәхрүм ителгән блогер Илмир Имаев хатында төрмәләрдәге мөселманнарның хәлен, аларның хокуклары бозылу һәм төрлечә мыскыллау-җәберләүләргә дучар булуларын ачып сала.

Куәт оешмаларын һәм ил җитәкчелеге эшчәнлеген тәнкыйтьләгән язмалар бастырган өчен «экстремизм» матдәсе нигезендә гаепләнеп 3 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм ителгән 65 яшьлек Илмир Имаев Алтай өлкәсенең Рубцовски төрмәсеннән Азатлыкка хат юллады. Ул үзенең язмасында төрмәләрдәге мөселманнарның хәлен, аларның хокуклары бозылу һәм төрлечә мыскыл-җәберләүләргә дучар булуларын ачып сала.

Хокук бозулар Чистайдан ук башланды

Имаев Русия төрмәләрендә мөселманнарга көн булмауны тикшерү барганда ябып тору урынына (изолятор) китерелгәч үк татый башлый.

«2015 елның маенда мине Чистайның тикшерү барганда ябып тору изоляторына китергәч тә, Русия конституциясенең дин тоту һәм аны таратуга хокук бирүен әйтеп каршылык белдерүгә карамастан, сорау алганда ук ислам китапларын, шул исәптән, Коръәннең урысчага мәгънәви тәрҗемәсен һәм намазлыгымны тартып алдылар», дип яза Имаев.

Шуннан соң ул бу хәл белән ризалашмыйча Чистайның әлеге 5нче санлы изоляторы җитәкчесе Нестеровка мөрәҗәгать итә. Коръәнне һәм намазлыкны гына булса да кире кайтаруны сорый. «Бу хатка укучым, ышанмассың, ул: «Хәзер сез санаганнар Чистайдагы ФСБ бүлегендә һәм алар «экстремизм» юкмы икәнлеккә тикшерелә», дип җавап бирде. Мин намазлык та мени дип гаҗәпләндем. Бик җитди итеп ул: «Әйе» диде», дип яза Имаев.

Хөкем карары чыгарылгач, җәза үтәтү урынына – Алтай өлкәсенә җибәрер алдыннан гына аңа китапларын һәм намазлыкларын кире кайтаралар.

Әмма Илмир ага, шулай да, китапларыннан колак кага. Алтай өлкәсенең Барнаул шәһәренә килеп төшкәч тә, утырасы төрмәсенә җибәргәнче үк ислам белән бәйле бөтен китапларын тартып алалар. Бары тик Коръән тәрҗемәсен генә кире кайтаралар.

Намаз укудан туктамаганнар «Мичкә»гә утыртыла

Имаевка ПФРСИда (җәза үтәтү урынына килеп килеп төшкәч төрмәләргә, бүлекләргә билгеләгәнче тикшерү урыны) намаз укуны тыялар. Имаев ислам кагыйдәләрен үтәргә тырышканы, намаз укудан баш тартмаганы өчен Ринат Иделбаев исемле мөселманның менә инде 3 ел «Мичкә» («Бочка») дигән урында ябылып торуын ишетеп ала.

«Күпләр ПФРСИда намазны сиздермичә утырып укый», ди Имаев. «Мичкә»дән ачык һавага көненә бер сәгатькә генә алып чыгулары һәм анда шартларның үтә дә кырыс булуы турында яза ул.

Мине наркоманиядән дәваларга җыендылар

2016 елның 12 апрелендә Алтай өлкәсенең Калманский район мәхкәмәсе яңа карар чыгара. Аны төрмә таләпләрен үтәмәүдә гаеплиләр һәм колония-утырмадан гадәти төрмәгә күчерәләр. Көтмәгәндә ике көн эчендә дәвалау-төзәтү урынына (ЛИУ — лечебно-исправительное учреждение) җибәрәләр.

«Монда наркоманнар һәм ВИЧлы тоткыннар ябылган. Алар арасында «үтә-каты шартларда» тотылганнар да бар. Билгеле булганча, монда төрле медицина ысуллары кулланып хәтта «блатной»ларның да «рухларын сындыралар». Туганнарым мине югалтып, шау-шу күтәргәнгә һәм мине басым астында наркоманиядән дәваларга җыенулары турында белдереп төрле оешмаларга шикаять язганга гына кире ИК-5-кә кайтардылар», дип яза Имаев.

Тоткыннар баш күтәрмәсә, мәчет тә төзелмәс иде

Хәзер утыра торган төрмәдә Имаев мөселманнарга намаз укырга рөхсәт ителгәнлеген һәм мәчет төзелә башлаганлыгын да яза. Тоткыннар 2015 елның 9 маенда баш күтәрмәсә һәм өелешеп сугышуда күпләгән мөселман катнашмаса, әлегеләр мөмкин булмас иде дип белдерә Илмир ага. Бу ризасызлык гамәлендә катнашкан күпләгән мөселманнарны Алтай өлкәсенең башка төрмәләренә таратканнар һәм шулай ук кайберләрен кырыс шартлы әлеге «Мичкә»гә дә җибәргәннәр.

«Төрмәләр системы Русия ватандашларының хокуклары ничек бозылганны белә алмаслык ябык итеп эшләнгән. Төрмәдән язарга да куркалар – чөнки бу куркыныч, мөгаен», дип тәмамлый үзенең Азатлыкка язган хатын Имаев.

* * *

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе 2014 елның декабрь уртасында чиркәү яндыруда гаепләнеп кулга алынган мөселманнарның полиция вәкилләре тарафыннан җәзалануы турындагы мәгълүматны киң җәмәгатьчелеккә ирештергән блогер Илмир Имаевны «экстремизм» да гаепләп ирегеннән мәхрүм итте.

Бәйле