«Инде» дип аталган рус телле портал кызыклы гына язма бастырды бу көннәрдә. 90нчы елларда Казанда «Интим» кибетен ачкан, соңыннан Столбова урамында «Шура-ле» дигән гей-клуб оштырган Нурия Шакирова белән интервью тәкъдим итте алар.
Баксаң, «Шура-ле» исеме Тукай әкиятләреннән түгел, ә 90нчы елларда популяр булган әллә ир, әллә хатын кыяфәтле Шура исемле җырчыдан алынган икән. Ул чакта гей-клуб турында язмаган татар матбугаты калмады. Алай-болай булмасын дип, редакторлар газетага клубтан репортаж ясарга ир-ат хәбәрчеләрне түгел, ә хатын-кыз репортерларны җибәрә иде. Журналистлар исә «Шура-ле»дә теге татар җырчысын, бу татар кешесен күрдем дип шаккатып кайтып сөйлиләр иде. Эш шундадыр, Нурия ханым күп кенә татар җырчылары белән, шоу-бизнес әһелләре белән дустанә мөнәсәбәттә иде.
Шунысы да кызык, 90нчы елларда Сул Болак урамында урнашкан «Интим» кибете «Мәдәни җомга» газетасы белән уртак кушымта эшләгән. «Газета укучыларына товарларыбызны почта аша җибәрә идек», — дип искә ала Нурия Шакирова «Инде» сайтына биргән интервьюсында.
Үткән гомерләр диген…