Кичә башкалабыз Казанда булган тагын бер юл һәлакәте ачыкланды. 69 яшьлек ханым Оренбург трактында үзе йөрткән «Фольксваген» машинасында юл кырыена төшеп китеп умыртка баганасын сындыра. Сәбәбе – тиешледән артык тизлекне арттыру. Аны ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып китәләр.