27 ноябрьдә иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе — әниләр көне билгеләп үтелә. Әниләрнең никадәр кадерле кеше булуын сүз белән генә әйтеп бетереп була микән? Юктыр… Ә аналарга иң зур бүләк — балаларның бәхете, шатлык-сөенече. Әниләребезне кадерләп, аларга игътибарлы, рәхмәтле булып яшәсәк иде.
Бу көнне артист-җырчылар да әниләр тәбрик итәргә ашыга, әлбәттә инде, заманадан артта калмыйча, теләкләрен социаль челтәрләр аша җибәрә.