Айдар Галимов яңа клибы өчен экстремаль һөнәр үзләштергән [видео]

Айдар Галимов башкаруындагы җырга өр-яңа клип әзер булды. Ул “Хыялларда бәхет эзлибез” дип атала. Җырның авторлары – шагыйрә Зифа Нагаева һәм композитор Урал Солтанов. Яңа клипта Айдар Галимов самолет йөртә. Җырның мәгънәсе видеога туры килеп тора. Чыннан да, кайвакыт бәхетне ераклардан, һавалардан эзлибез, ә ул җирдә, яныбызда була.

Җырның сүзләре бик мәгънәле. Һәр кешенең дә балачак хыяллары бар, әлбәттә. Менә Айдар Галимовның хыялы – очучы булу. Бу һөнәрне ул вакыт узса да, үзләштерә.

Шунысы кызык, август башында хәбәр ишетелде: Айдар Галимов экстремаль рәвештә самолет йөртеп караган дип. Үзе генә түгел, ә инструктор белән бергә. Алар хәтта берничә куркыныч трюк ясарга да өлгергән.»Живой!» — Айдар Галимовның шушы трюкларны ясаганнан соң иң беренче әйткән сүзе шул була. Бу йөрүләр юкка гына булмаган икән, клип төшереп йөргәннәр.

Хәзер ул клипны сезгә дә тәкъдим итәргә булдык.

Артистлар.ру

–
–

Бәйле