Күптән түгел оныкларым белән Россия дәүләт циркының «Арлекино» дип исемләнгән тамашасына бардык. Барысы да ошады: Мәскәү артистларының күз явын алырлык сәхнә костюмнары, ак атлар, диңгез арысланнары, гимнастларның шоу ясауларын әйтәсеңме. Программа барышында Алла Пугачева җырлары яңгыравы мине балачагыма алып кайтты.
Туган авылым Чувашстанның Козловка районы, Әлмән авылы. Ул Казаннан 60 чакрым ераклыкта гына урнашкан. Башкалага 1 сәгать тә 40 минутта электричкада килеп җитеп була. Юлга билет бәясе дә әллә ни кыйммәт түгел. 1970 елларда мәктәптә укыган чакта җәйге каникулларга гел Казанга бара идек. Истәлекле урыннарны барлыйбыз, Казан планетариясе, кинотеатр, цирк – иң яраткан урыннарыбыз иде. 1 сум 50 тиен акча җыешабыз да укытучыбыз Фирдания Нигъмәтҗан кызына тапшырабыз. Ул Казанга апасы янына кунакка баргач, безгә циркка билет алып кайта. Цирк бәясе ул чакта 80 тиен. Калган акчага музей, театрларга барабыз. Туңдырма алып ашарга да җитә әле. Ул чакта башкалага сокланганнарым, ак колонналы университетны күреп гаҗәпләнгәнем, шунда укырга хыялланганым әле дә истә…
Цирктагы урындыкларга да игътибар иттем әле. Һаман да шул безнең балачактагы урындыклар икән бит монда…