«Берсе — башка ир хатыны, икенчесе — башка хатынның ире, ә мәхәббәтләре икесенә бер…»

Алар, башка гашыйклардан аермалы буларак, икәүләшеп кеше арасына чыкмыйлар, кулга-кул тотынышып янәшә йөрергә кыймыйлар. Бер-берсенә булган мәхәббәтне сер итеп сакларга мәҗбүрләр. Чөнки берсе — башка ир хатыны, балалар әнисе; икенчесе — башка хатынның ире, балалар атасы.

//Сөембикә//

Очрашкан урыннары гел аулакта, ышыкта булды аларның. Алдан сөйләшенү буенча бүген дә аулакта очраштылар. Төз гәүдәле, куе кара чәчле, кулына сумка тоткан, пөхтә итеп киенгән ир аэропортка иң беренче булып килде. Әнә ул хәзер дә кеше аз йөри торган тын почмакта басып тора. Бүген ул эше буенча ерак сәфәргә китә, ә сөеклесе аны озатырга шушы урынга килергә тиеш. Озак көттермәде тагы үзе. Килеп туктаган автобустан беренчеләрдән булып төште дә, йөгерә-атлый дигәндәй, үзен көтеп торучысы янына ашыкты.

Ир игътибар итте: хатынның кигән күлмәге йөзенә бик килешле, болай да зифа гәүдәсен тагын да нәфисләндереп җибәргән. Әнә шул сыгылмалы, нәфис гәүдә ирнең куенына елышты. Берара сүзсез генә басып тордылар. Назлы куллар гына бер-берсенең тәне буйлап шуышты, бармаклар чәчләр арасына кереп уралды. Бу мәл — наз эчендә йөзү мәле. Гашыйкларның сүзсез аңлашу мәле.

Сүзне ир кеше башлады.
— Күлмәгең матур! Җылы тәнеңдә тузсын!
Күлмәге затлы иде хатынның. Зәңгәр җирлеккә эреле-ваклы ак «тамчылар» тезелгән. Ир кеше бармак очлары белән аларга кагылып-кагылып алды. Ул «тамчылар»ны әле кояшка, әле тулган айга, әле күктәге бихисап йолдызларга охшатты. Бу хакта хатынга да әйтте, аны үзенә табарак кысып, кайнар сулыш белән пышылдады:
— Кояшым син, аем син…

Шулай диде дә… күңеленнән үз хатынын, балаларының әнисен исенә төшерде. «Ул нинди күлмәк кия иде соң әле?» Әмма ни гаҗәп, аның күлмәген күз алдына китерә алмады. Дөрес, хатынының да матур күлмәкләре бар анысы. Тик аларны кигән чагын гына хәтерләми. Бергәләшеп кунакка, кино-театрга йөрмәгәннәренә инде ничә ел булды соң? Бүген дә ул мөлдерәмә моңсу карашы белән ишек яңагына сөялгән хәлендә аны ерак юлга озатып калган иде.

Бу минутларда ир кочагына сеңгән хатын да үз уенда иде. Өстендәге шушы матур күлмәкне үзе теккән иде. Тәмам әзер булгач, иң элек иренә киеп күрсәтте, үз эшеннән үзе канәгать булып аның алдында әйләнгәләп: «Я ничек, килешлеме?» — дип сорады.

Ире берара күзлек өстеннән карап торды да ак тамчылар сыман сибелгән бөрчекләргә ымлап: «Болары сабын куыкларымы?!»—дигән төксе сүз ташлады. Хатыныннан ул-бу җавап ишетмәгәч, кроссвордлы журналын күтәреп, телевизор каршысына барып утырды.

Хатын кинәт кенә исенә төшкән шул сөйләшүне онытырга теләпме, әллә менә-менә ерак юлга чыгып китәчәк, өзелдереп-өзелдереп сагындырачак кешенең куен җылысын ныграк тоеп калыйм дипме, аңа тагын да сыенарак төште. Үз уена бирелгән ирне айнытып, шаша-шаша үбәргә, иркәләнергә кереште…

Бәйле