«Казанда бик күп дини календарь чыгарыла. Бу эшчәнлекне кем дә булса тикшерәме икән? Әллә кем нәрсә тели, шуны язып, 366 битне тутырамы? Шушы сорауларыма җавап таба алмагач, Сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым. Узган ел “Иманлы гаилә” дигәнен алган идем. Анда “Коръән”, “Аллаһы Тәгалә” дигән сүзләр дә хаталы язылган (Көрән, Аллаһы Тагалә диелгән). Беренче битендә үк унбиш хата санадым.
Аннан соң өчәр, дүртәр сүз бергә кушып язылган. Татар сүзләренең мәгънәсен һич аңлап булмый. Быел “Татар дини календаре”н алдым. Монысы ярыйсы гына кебек. Әмма Равил хәзрәт Бикбаевның “Фәрештәләр турында” дигән вәгазендә: “Фәрештәләр – Аллаһның ярдәмчеләре дә”, диелгән. Аллаһы Тәгаләгә ярдәмче кирәкми. Мин моны хата дип саныйм. Без фәрештәләрнең бар икәненә иман китерергә тиешбез. Без аларны хис итмибез. Алар Аллаһы Тәгаләгә туктаусыз гыйбадәттә, тәкәбберләнмиләр, Аның бөтен әмерләренә тулысынча буйсыналар. Ләкин Аллаһы Тәгаләгә ярдәм итәргә кирәкми. Ул аңа мохтаҗ түгел.
Дини календарьларны бастырганчы ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән берәр галим тикшереп чыкса, өммәттәшләребезгә хакыйкый мәгълүматлар ирешер иде //Ватаным Татарстан//.
***
Редакциябезгә башкалабызда яшәүче Мөнәвәрә Заһидуллинадан менә шушындый эчтәлектәге хат килде. Бик мөһим мәсьәләне күтәргән Мөнәвәрә ханым. Чынлап та, дини календарьларда киткән хәреф хаталарына бик күпләрнең эче поша. Кайбер хаталарны күргәч, чәчләр үрә тора, ирексездән болар ун ел мәктәптә укыдымы икән соң дип уйлап куясың. Бу хакта үземнең дә язганым, әлеге хилафлыклар тулып яткан календарь бастырып чыгаручы хәзрәтләргә шылтыратып, нигә хаталарны табарга тиешле корректорлар ялламадыгыз, дип дәгъва да белдергәнем булды. “Корректорларыбыз бар иде. Аллаһ ризалыгы өчен эшлибез, исем-фамилияләребезне куеп тормасагыз да була, дип әйткәч, атап-язып тормадык инде”, дип җаваплады алар. Миңа калса, бер хәйлә генә бу. Акча чыгарасы килмичә, якыннарына гына укытканга килеп чыга мондый хәл. Эшли торганнарын һәм ялга киткәннәрен бергә кушып санаганда, Казанда ким дигәндә меңнән артык татар теле укытучысы, берничә дистә татар теле белгече булган көллият һәм вуз бар. Аннан соң китап-календарьда кешенең исем-фамилиясе куела икән, үз өстеңә җаваплылык алу бит бу. Һич югы хәзрәте түгел, корректоры надан икән диярләр!
Бу җәһәттә без ТР Диния нәзарәте вәкилләре белән сөйләштек. “Әлбәттә, дини календарь, хата китмәсен өчен, Голәмәләр шурасында тикшерелергә, хаталары төзәтелергә тиеш”, дип белдерделәр анда. Ни гаҗәп, нәзарәтебезгә караган имамнар тарафыннан календарьлар чыгарыла, хаталар һаман китә тора. Күрәсең, бу җәһәттә нәзарәттә җитди таләп белдерүче, хаталы календарь чыгаручы имамнарны җавапка тартучы юк. Хәер, бу уңайдан: “Имамнарыбыз чыгарган хаталы календарьга тап булсагыз, дәгъваларыгызны язып, нәзарәткә китереп бирегез, Голәмәләр шурасында карамыйча калмаслар”, дип белдерде безгә укыту-уку мәсьәләләре буенча мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин.
Тик шунысы бар: дини календарь чыгаручылардан шактыеның ТР Диния нәзарәтенә бернинди катнашы юк. Кирәк дип тапса, ала автор-төзүче рөхсәт-фатиханы, кирәк санамаса, үзе генә кереш сүз яза. Казаныгыз миңа указ түгел дип, Россия Мөфтиләр шурасының фатихасын алса да (андый очраклар бар), бармак яный алмыйсың. Аннан соң җитмешләп мөфтият булган илдә кемгә дәгъва белдерәсең?! Казанда башка төбәкләрдә нәшер ителгән календарьларны да сатарга мөмкиннәр бит әле. Озын сүзнең кыскасы, кем тели, шул чыгара бездә дини календарьны. Сүз, матбугат иреге бу! Без әүвәл берничә галимгә дини календарьлар тоттырып бәя бирдертергә уйласак та, тора-бара бу ниятебездән кире кайттык. Беренчедән, сатудагы барча календарьны тикшерү өчен җыеп алып булмый. Икенчедән, өч-дүрт календарьны тикшертеп, монысы яхшы, тегесе начар дигән бәһа куйдырсаң, ирексездән кемгәдер реклама ясаган шикелле килеп чыгачак. Шуңа күрә хәзерге базар шартларында үзебезгә игътибарлы булырга кирәк. Кулыгызга килеп кергән календарьны сатып алганчы, бераз танышып-укып карагыз, күзгә бәрелеп торган хаталарына тап булгансыз икән, кире бирегез, дип кенә әйтә алабыз.
Фәрештәләргә килгәндә, хәл болайрак. Бу җәһәттә мин берничә хәзрәттән сораштым. “Бер караганда, Мөнәвәрә әби хаклы кебек. Дөрестән дә, Аллаһы Тәгалә фәрештәләргә мохтаҗ түгел. Аның бөтен нәрсәгә кодрәте җитә. Әмма языкларыбызны һәм саваплы гамәлләребезне язып бара торган фәрештәләрне, Пәйгамбәребезгә Раббыбыз сүзләрен – Коръән аятьләрен җиткерүче Җәбраил фәрештәне яраткан икән, телибезме-теләмибезме, алар Аллаһы Тәгаләнең ярдәмчеләре булып чыга. Димәк, моның без белеп, аңлап бетерә алмый торган хикмәте, мәгънәсе бар. Шуңа күрә артыгын төпченмик”, – дип бәян итте алар. Мин, моңа өстәп, нидер әйтә алмыйм, бигайбә, Мөнәвәрә ханым!