Фәрит Мифтахов: «Дин һәм тел булганда безнең киләчәгебез булыр”. Мөһим утырыш

Үткән атна азагында Казанда Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлегенең 2017 елда беренче утырышы узды. Очрашуга килүчеләр миллилекне, мәдәнилекне, туган телне балаларның күңеленә мәңгелеккә урнаштыру кирәклеген әйтте. Милли чараны Казан бүлеге җитәкчесе, хәйрияче Фәрит Мифтахов: «Дин һәм тел булганда безнең киләчәгебез булыр”, дигән эшкә өндәүчән сүзләр белән җөпләп алып барды.

17 февральдә Татар конгрессының Казан бүлеге чарасының башкаладагы музыка мәктәпләренең берсендә үтүе очраклы түгел. Утырышның активистлары фикеренчә, үз телеңә мәхәббәт, милли рух булдыру балалардан башлана. Бер яктан татар конгрессы мәктәп тормышын күрә, сәләтле балаларның чыгышларын карый. Икенчедән, яңа буын милли җанлы шәхесләрне үзләрендә күрә, татар телле булып та зур кеше булуына ышанычлары арта.

“Казан татарлар өчен үзәк, Мәккә. Шуңа күрә, Казанда яшәгән татарлар якташлары, Татарстанның башка районнарында яшәгән татарлар белән бергәләшеп эшләгәндә конгресс алдында куелган план да, һичшиксез, үтәләчәк. Бер-берсенә ярдәм итәргә, халыкка үзебезнең сәнгати, мәдәни, милләт йөзен дөньяга танытырга өйрәтү, җиткерү Казан татарлары эше дип уйлыйм”, ди Фәрит Мифтахов.

Монда килгән милли җанлы татарларның максаты – еллык эшкә нәтиҗәләр ясау, татар теленең кулланылышын, яшьләрнең туган телен белү сыйфатын тагын да үстерү, татар халкына хас булган гореф-гадәтләрне саклау, дөньядагы татарларны берләштерү иде. Шулай ук яңа елда эшләнәсе эшләрнең комплекслы программын карау, утырышта катнашучылар белән фикер алышу да булды.

Мөхтәрәм кунаклар арасында ЮНЕСКОның дөнья мәдәнияте институты ректоры, галим Энгел Таһиров, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Марс Тукаев, Татарстан муниципаль берәмлекләре шурасының сәркатибе урынбасары Лилия Фәррәхова, «Казан нуры» халыкара фестивале җитәкчесе Иркә Мусина, Казанның балалар хор музыкасы мәктәбе директоры Евгений Кубышкин,  Апас, Кайбыч, Норлат,Тәтеш, Арча районнарының якташлар җәмгыяте җитәкчеләре бар иде. 

“Бүген Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында әгъза булып торган иҗтимагый оешмалар саны 500 якын. Бу Русия һәм чит илдә татарларны берләштергән оешмалар. Татарстанның һәрбер районында, Казанда җирлек бүлекчәләребез бар. 2017 елга эш планына кергән чаралар: март аенда Бөтенрәсәй татар авыллары эшмәкәрләре җыены, Бөтенрәсәй татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр съезды, апрель аенда Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы узачак”, дип  сөйләде Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Марс Тукаев. Ул 2011 елдан бирле Бөтенрәсәй күләмендә федераль Сабантуйлар үткәрелүен искә алып үтте. Бу елны иң дәрәҗәле Сабантуй 12-13 майда Әстерхан шәһәрендә уздырылачак икән. 

Фәрит Мифтахов белдергәнчә, яшьләр өчен күп кенә бәйге, фестивальләрне халыкара дәрәҗәдә үткәрергә планлаштыралар. Шундыйлардан: “Яз гүзәле” конкурсы, олылар белән эшләүгә зур игътибар биргән “Ак яулыклы дәү әни” бәйгесе, 23 февраль, 8 Март, Җиңү көне кебек бәйрәмнәрнең зуррак масштабта, бөтен асылын күрсәтеп уздырасы иде, ди Фәрит әфәнде.

күмәк фото

Утырышка йомгак ясап чыгыш ясаган Дөньякүләм мәдәният институты ректоры (ЮНЕСКО) Энгель Таһиров утырышта җыелучыларга системалы эш итәргә киңәш бирде.

«Татарстанның районнарын, авылларын күтәрергә, мәктәпләрен ныгытырга, яшь хезмәткәрләрне авылларга кайтартырга, экологияне яхшыртырга зур көч кирәк. Бүген экология дигәндә, технологик мәсьәләдән тыш, кешенең эчтәлеге, мәдәнияте, дөньясы турында да сүз алып барыла. Без моны аңлап, мәдәниятнең нигезен һәм экологик карашын дөрес табарга тиеш. Бу татар халкыбызны, республикабызны алга атларга этәрә торган максатларны билгеләүдә зур роль уйный. Татарстанның дөнья күләмендә әһәмияте бик зур. Безгә шуны аңлау мөһим», диде галим.  

Бәйле