Мин 18 яшь тулы белән армиягә бару теләге белдердем. Германия турында ишетеп кенә белсәм дә, чит илдә хезмәт итәргә теләдем. Әни үзе генә яшәгәнгә, мине хәрби хезмәткә җибәрүгә ризалык биреп, гариза язды һәм мин 1 айдан армиягә хәрби хезмәткә алындым. //Идел журналы//
Безне — Самара, Чувашия, Татарстаннан булган 600ләп яшь егетне Германиягә китәргә дип хәрби базага тупладылар. Шунда 1 атна торганнан соң, без Германиягә юл алдык. Казаннан 40 егет бар иде.
Минем белән бергә хезмәт иткән иптәшләр белән баштарак дошман мөнәсәбәттә булдык. Бу аңлашыла да: төрле шәһәрләрдә төрлечә тәрбияләнгән кешеләр бит без. Шулай да 2 ел эчендә дуслашып киттек.
Башта рядовой солдат идем, аннары хәрби машина йөртүче һәм бүлек командиры булдым. Шуннан сержант һәм старший сержант дәрәҗәсенә күтәрелдем. Хезмәт иткәннән соң, Мәскәүгә, Мәскәү артына һәм, ниһаять, Казанга кайтып төштек. Туган илгә, йортка кайту — зур бәхет бит ул. Шул вакыттагы хисләрне уйлап куям да, күңелне шатлык, бәхет хисләре биләп ала. Армиядән кеше үзгәреп, икенче кеше булып кайта. Сине хәрби хезмәт чын ир-ат итә, күңелең белән дә, кыяфәтең белән үзгәрәсең. Хәзерге 20 яшьлек егетләргә карыйм да, алар миңа балалар кебек күренә. Ә без үзебезне шул яшьләрдә зур кеше итеп саный идек.
Киләсе елга минем армиядә хезмәт итүемә 30 ел тула. 2 ел бергә хезмәт егетләр белән сөйләшеп, элемтәдә торабыз. Алла шөкер, исән-сау кайттык, матур гаиләләр корып җибәрдек. Бер-беребезнең шатлыкларына куанып яшибез. Кайчакларда армиядә хезмәт иткән вакытлар төшкә дә кергәли. Яңадан хәрби хезмәткә алалар, имеш. Ә безне яшьләр өйрәтә. Ә мин алардан «Без бит инде хезмәт иттек. Нигә безне кабат чакырдыгыз?», — дип сорыйм.
Хәзерге яшьләргә армиягә барырга киңәш итәр идем. Син анда үзгәреп кенә кайтмыйсың, ә чын дуслар табасың, үз-үзеңне тәрбиялисең, башка төбәкләрдән килгән яшьләр белән аралашасың.
Форсаттан файдаланып, хәрби хезмәт узучыларны, хәрбиләрне зур бәйрәм белән тәбрик итәм. Тормышта 2 елны Ватанга саклауга мөмкинчелек булганга, яңа тәрбия алуым өчен әти-әнигә, Ватанга рәхмәт.
Тормышыбыз тыныч булсын, күкләр аяз торсын иде. Бездән соң да тормыш дәвам итәр. Ләкин ул киләчәк өчен мин җавап бирә алмыйм. Ә хәзерге тынычлык өчен без барыбыз да җаваплы булырга тиеш. Бер-беребезне хөрмәт итеп, яратып, шатлыкта һәм тынычлыкта яшик.
Ватанны саклаучылар көне, Җиңү бәйрәме кебек сугыш белән бәйле бәйрәмнәр шул 1-2 генә булсын иде. Башка сугыш белән бәйле бәйрәмнәр кирәк түгел. Бүген генераллар, хәрби хезмәт кешеләре бик кирәк һәм аларны мин хөрмәт итәм. Алар булганда, дөньялар да тыныч торачак.
Ә хезмәт итеп кайтучыларга исән-сау гаиләләр корып, балалар тәрбияләп гаиләң, туган җирең, Ватаның өчен горурланып яшәүләрен телим. Ватанны саклыйк!