«Ак Барс» Көнчыгыш конференциясенең финалында! [фото+видео]

«Ак Барс» командасы Омскидан килгән «Авангард»ны 5:0 исәбе белән җиңде. Серия 2:4 исәбе белән ябылды. Шулай итеп, «барс»лар Көнчыгыш конференциясенең финалына чыкты.  //Tatar-today//
 
Уен кичә вафат булган легендар хоккейчы, комментатор Сергей Гыймаевны бер минутлык тынлык белән искә алудан башланып китте. Соңыннан көндәшләр командасына бер-бер артлы алкалар керә торды. Беренче алканы Федор Малыхин кертте. Секач, Лукоянов, Ткачев, Яруллин да матур голлар белән сөендерде. 
 
Киләсе көндәш — Магнитогорскның «Металлург» командасы. Зиннәтулла Биләлетдинов уенчылары Илья Воробьев җитәкчелегендәге хоккейчылар белән очрашачак. Уеннар Магнитогорскта башланып китәчәк, 24 һәм 26 мартка билгеләнгән. Аннары серия Казанга кайта.
 
Бүген исә Татарстан «Ак Барс»ның җиңүен бәйрәм итә. 

 

Бәйле