Балтачта булган коточкыч хәл бөтен республиканы тетрәндерде. Төхвәтуллиннар гаиләсендә килеп чыккан фаҗига турында кем генә сөйләмәде дә кайсы гына мәгълүмат чарасы язмады. Рәсимә белән Марсельнең ике баласы тома ятим калды. Фаҗиганең икенче көнендә кызлары Айгөлнең мәктәптә чыгарылыш кичәсе узарга тиеш була. Әмма кызга бу көнне газиз кешеләрен җирләргә туры килә. //Ватаным Татарстан//
Яратам, сагынам…
Төхвәтуллиннарның улы Рәсилгә – 21 яшь. Мәктәпне тәмамлагач, ул Казан кооперация институтына укырга керә. Быел, җәйге практика узарга дип, бер оешмага урнаша. Фаҗига буласы көнне Рәсил сеңлесе Айгөлгә шалтырата. “Әтиемнең әнисе дә Балтачта яши. Әмма бистәнең икенче башында. Сеңлемә әбиемә әйберләр алып барырга куштым. Ул шунда чыгып киткәндә, әти белән әни гаражда калалар. Барысы да тыныч була. Безнең өйдә беркайчан да тавыш чыкмады дип әйтмим, гаилә булгач, табак-савыт шалтырамый тормыйдыр инде ул. Ул көнне исә барысы да тыныч була”, – дип сөйли Рәсил.
Аннары ни булганын беркем дә әйтә алмый. Айгөл бер сәгатьтән кире әйләнеп кайткач, коточкыч күренешкә тап була. Әти-әнисенең мәетен күреп кычкырган кызның тавышына күрше-тирә йөгереп керә.
“Сеңлем миңа сигез тапкыр шалтыраткан. Эштә булгач, телефонның тавышын кысып куйган идем. Берзаман бухгалтер кереп, өегездә нидер булган, диде. Шундук юлга чыктым. Үзем – рульгә, яныма бергә эшләүче Марат абый утырды. Әнием үлгәндер дип күз алдына да китермәдем. Мин аны бик ярата идем. Әтиемне дә юксынам. Әмма безне кадерләп үстергән, күкрәк сөте имезгән әниебез кадерлерәк иде, – дип сөйли Рәсил. – Кайтып кергәч, әтинең әнине үтерүен, аннан үзенә кул салуын әйттеләр. Башта ышанмадым. Шок хәлендә йөрдем. Менә хәзер аңлый башладым кебек. Миңа да, сеңлемә дә бик авыр. Әле җитмәсә, интернетта әнинең гәүдәсе дип ниндидер куркыныч рәсемнәр куялар. Мине армиядә икән дигән сүз дә таралды. Әлегә мин хезмәт итмәдем. Әмма укуымны тәмамлагач, солдатка алырлар инде”.
Сүзләр генә калды
Айгөл – бик тә акыллы кыз. Мәктәптә гел “бишле”гә генә укыган. “Бер тапкыр да “дүртле” алганын хәтерләмим. Әнием сеңлем белән горурлана иде. Яхшы укыганнарга ике алтын медаль бирәләр. Айгөл Татарстанныкын – әнигә, Россиянекен исә әтигә бирергә теләде. Әмма алар бу медальләрнең берсен дә күрә алмады. Россиянекен әле шушы көннәрдә генә алып кайтып тапшырдылар, – дип сөйли абыйсы. – Айгөл дә әниебез кебек медицина өлкәсендә эшләргә тели, киләчәктә табиб булырга хыяллана. Казан дәүләт медицина академиясенә укырга керергә җыена”. Ятим калган ике туган әниләрен кызының туган көненә социаль челтәрдә язып калдырган теләкләрен укып искә ала. “Туган көнең белән, балам! Мин сине бик яратам, дөнья йөзендәге иң-иң кадерле кешем син минем! Алдагы көннәреңдә дә бик-бик бәхетле, сәламәт, изге күңелле булып кал! Уңышлар синең артыңнан калмыйча атласын! Бу дөньяны бизәп, балкып яшә, балакаем!” – дип язылган анда.
Түзәргә тырышабыз
Рәсил белән Айгөлгә ике яктан да туганнары булыша икән. “Җизнәбез җирләү мәшәкатьләре белән йөрде, чыгымнарын күтәрде. Хафизә апабыз да гел булышып тора. Барлык туганнарга зур рәхмәтебезне белдерәсем килә. Әнине бик сагынам. Ул безгә шулкадәр җитми. Аның кочагына сарылып, әнием, мин сине бик яратам, диясем килә. Барлык Балтач халкы хәлебезне белә. Дуслар, туганнар җылы сүзен кызганмый. Ничек тә сабыр булырга, түзәргә тырышабыз. Алда – зур тормыш юлы. Без хәзер – сеңлем белән бер-беребезгә терәк. Нинди генә хәлләр булса да, икәү янәшә булырга тырышырбыз, – ди Рәсил. – Гаиләләр дус-тату яшәсен, яратышып өйләнешкән парлар бер-берләрен аңласын, вакытсыз гомерләр өзелмәсен иде…”
Гөлгенә ШИҺАПОВА