Татар җырчылары арасында рекламада төшүчеләр байтак. Айдар Галимов та искәрмә түгел. //Tatar today//
Җырчы Уфадагы «Электроника» кибете өчен рекламада төшә. «Айда(р) в Электронику!» дигән шигарь дә уйлап тапканнар. Инстаграмда Айдар Галимовка язылучылар реклама ролигын түгел, күбрәк җырчының яхшы формада булуын бәяләгән. «ВДВшник икәнлеге күренеп тора!», «Супермен!» дигән кызыклы комментарийлар язганнар аңа.