Аерылышып йөрибез. Ләкин паспортларга пичәт сугуны киләсе елга калдырырга булдык, чөнки ипотека кредитыбыз бар, аерылышканда аның мәшәкате күп икән. Шуңа күрә ипотеканы каплап бетерербез дип өметләнәбез, шуннан соң тулысынча аерылып, пичәтләрен куербыз дип торабыз. Шулай сүз куештык. //Безнең авыл гыйбрәте//
Күбрәк эшләп, алдан да түләргә тырыштык, тизрәк үзебезнең торагыбыз булсын дидек. Ләкин барыбер тормыш барып чыкмады инде, аерылабыз. Бер генә сәбәп тә түгелдер инде, төрлесе булгандыр. Без аның белән утырып сөйләштек, аңлаштык, бер-беребездәге үзара ошамый торган сыйфатларны белдек. Кимчелекләремне миңа йөземә бәреп әйтте. “Әйдә, яңадан башлап карыйк, үзгәреп карыйм”, – дидем, ләкин аңа кирәк түгел инде. “Миңа хәзер син кирәк түгел инде, гаиләбезне саклыйсым килми”, – дип әйтә. Бала тапкач, симердем дә инде, анысы да бар. Ирем башка хатыннар белән йөрде дисәң, анысын сизмәдем. Аракы да эчеп йөрмәде, чөнки аракы эчкәч, ипотека түләп булмый. Ә без ипотеканы артыгы белән түләп бардык әле. Ун ел түлисене менә хәзер биш ел дигәндә түләп бетерергә җыенабыз. Характерлар туры килмәде дисәң, моңарчы әйбәт кенә яшәдек, балабыз туды. Аерылышуыбызның сәбәпләрендә казынып карагач, шундый нәтиҗәгә килдем һәм таныйм моны – бәлки, үзем иремә артык каныкканмындыр. Хатын-кыз буларак, үземә карата күбрәк игътибар таләп иткәнмендер дип уйлыйм. Кич белән ул эштән кайткач, минем сөйләшәсе килә бит инде. Ә аның ял итәсе килгәндер. Көне буе бала белән утырып, болай да арып бетәм, ә ул кайткач минем белән рәхәтләнеп сөйләшми дә. Ул сөйләшмәгәч, минем ачуым чыга, шуннан тузынырга тотынам. Ул ишекне шап итеп ябып, йокларга кереп ята. Мондый тормыштан ул да туйды, мин дә. Ләкин килешеп китә алмадык инде.
Адилә, Казан шәһәре.