Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның 100 еллыгын бәйрәм итү турында указны имзалаган. Бу хактагы карар Рәсәйнең рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.
Белүегезчә, 2020 елда Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгы билгеләп үтеләчәк.
Карар нигезендә, субъект хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына Татарстанның 100 еллыгына әзерлек эшләре йөкләнелгән.