21 май көнне Мәскәүдә мәктәпләрдә туган телләрне укытуга багышланган “түгәрәк өстәл” уздырылды. Анда апрель аенда Дәүләт Думасы карамагына кертелгән туган телләрне ирекле укытуга кагылышлы закон проекты турында фикер алышканнар. Чараны туган телләрне мәҗбүри укытуны яклаучы инициатив төркем оештырган.
“Түгәрәк өстәл”дә Дәүләт Думасы, шулай ук Якутия, Башкортстан, Татарстан, Чуашстан, Алтай, Дагыстан һәм башка милли республикалардан килгән депутатлар чыгыш ясаган. Бу вакытта проектка каршы петициягә 32 мең имза куелган булган. Билгеле булганча, аңа кадәр Казанда, туган телләрне яклап, митинг оештырылган иде. Дәүләт Думасының мәгариф комитеты әгъзасы Алексей Майоров сүзләренә караганда, комитетка 600 гә якын хат килгән. Закон проектына каршы булучылар биш тапкыр күбрәк. Чарада бары Россия немецларының федераль милли-мәдәни автономиясе президенты Генрих Мартенс кына закон проектын хуплаган. Әмма шул ук вакытта дәүләт телләренең мөһимлеген дә ассызыклаган ул. Җәмәгать эшлеклесе, журналист Максим Шевцов фикеренчә, туган телләрне ирекле укыту җинаятькә тиң санала. Ул үзе исә иң аз санлы халыкларның да хокукларын якларга әзер булуын белдергән. “Закон проекты илдәге күпмилләтле халыкларның гражданлык хокукларын кыса. Бу законны кабул итү теләге аңлашылмый. Урыс телен беркайда да кысмыйлар. Мин татар яки кабарда телен өйрәнеп, урыс булудан туктаган бер генә кешене дә белмим”, – дигән ул.
Туган тел хокукларын яклау активлыгы хәрәкәткә әйләнергә тиеш, дигән фикерләр дә яңгыраган.
– Мин хәрәкәтне ничек атарга кирәклеген беләм – Россия Конституциясен яклаучылар хәрәкәте! Без монда барыбыз да илнең Төп законын якларга килдек, – дип белдергән “Яңа Гасыр” телеканалы генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов.
Илшат Әминов фикеренчә, туган телләрне ирекле укыту турындагы закон проекты Россия Конституциясенә каршы килә. “Конституция нигезендә республикалар үз дәүләт телләрен билгели һәм аны урыс теле белән тигез дәрәҗәдә куллана ала. Россия халыкларына туган телләрне саклауны, үстерүне гарантияли. Бөтен стандартлар, мәгариф законына кертелгән үзгәрешләр Конституциягә каршы килә. Дәүләт телен ирекле укыту башка сыймый. Ул очракта Конституцияне үзгәртегез! Милли республикалар туган телне ирекле укыту проектын хуплый алмый! – ди депутат. – Мин редакция комиссиясенә Россия Конституцион судына милли республикаларның уртак мөрәҗәгатен әзерләргә кирәк булыр дип куркам. Безгә шул юлдан барырга туры килмәгәе. Бу – җиңел юл түгел. Моның өчен яхшы юристларның ярдәме кирәк булачак. Законны укысак, хаклыкның безнең якта булуын аңларбыз. Анда бу хакта төгәл, аңлатуларга урын калдырмыйча әйтелгән”.
Сәрия Мифтахова, Ватаным Татарстан