30 майда Филармония концертлар залында булып узган Хәния Фәрхине искә алу кичәсендә күп кенә артистлар җырчының җырларын башкарды. Илсөя Бәдретдинова да легендар Хәния Фәрхинең “Онытылыр димә” җырын сәхнәгә алып чыкты. //Tatar today//
“Хәния апа истәлегенә”, дип язып куйган Илсөя. Тамашачылар Илсөя Бәдретдинова башкаруында бу җырны үз итә. Видео астында комментарийлар да шуны сөйли. Халык Бәдретдиновага бу җыр килешә дигән фикердә.
–
–

