18 мартта Казан үзәгендә Кырымны Русиягә кушу хөрмәтенә концерт-митинг узды. Анда бюджеттан акча алып эшләүчеләр, дәүләт эшлеклеләре, Крымнаш шигаре белән яшәүче казаннар җыелган иде.
Митингта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ул кызларны, халыкны фотога төшереп инстаграмга кертте.
Рөстәм әфәнде 18 мартта көне буе кызлар белән фотога төшеп йөрде дисәк тә ялгыш булмас. Түбәндәге фото көндез Татар авыллары эшмәкәрләре җыенында төшерелгән иде.