Әниемнең кочагына алып назлавын, чәчләремнән сыйпавын күптән күргән төш кебек кенә хәтерлим. Әни безне – ике кызын калдырып бакыйлыкка күчкәндә, апама – җиде, миңа биш яшьләр тирәсе иде. Тол калгач, әтине ялгыз хатыннарга димләгәннәр, әмма ул аларга борылып та карамаган. «Ике бөртегемне ничек тә аякка бастырырмын әле», – дигән.
Әтиебез бик әйбәт, акыллы кеше иде, мәрхүмкәем. Эчмәде, тартмады. Әллә нинди авыр чаклары булгандыр, сиздермәде. Әмма ул безнең өчен өзелеп торса да, әни юклыгы бәгырьләребезне барыбер телгәләде. Минем дә иптәш кызларым кебек пар канат астында бик-бик бәхетле булып, шатланып яшисем килә иде. Әнисезлек үзенекен итте, яшьтән үк кул арасына кердек. Ипи салырга, әти эштән кайтуга аш пешерергә, сыер саварга – тормыш барысына да өйрәтте. Үсә төшкәч:
– Нишләп өйләнмәдең, әти? – дип сорадым. – Сине таныштырырга теләгән апаларның бик әйбәтләре дә булгандыр бит. Өйдә өлкән бер хатын-кыз яшәсә безгә дә, сиңа да җиңелрәк булыр иде…
Апа да безнең янда иде. Шунда әти безгә беренче тапкыр бала чагында күргәннәрен сөйләп бирде.
– Мин әти белән әнине бөтенләй белмим, әтине сугышка озатканда әни авырлы булып калган, – диде ул. – Әти әнигә: “Җиңеп кайтканда мине икәүләп каршы алырсыз”, – дигән. Ачлы-туклы яшәү, авыр эш белән өзлегүдәндер инде, мине тапканда әни үлеп киткән. Әти сугыш беткәндә бер аяксыз килеш, култык таягына таянып кайтып төште. Миңа дүрт яшьләр тирәсе иде. Башта әби, бабай белән үстем, ә өйләнгәч, әти мине үз янына алды.
И-и, балакайларым, ник өйләнмәдең дисез, беләм мин ул үги ана белән яшәүнең нәрсә икәнен!.. Үги әнинең ияреп килгән бер баласы бар иде. Миннән зуррак. Шулкадәр әләкче, әрсез булды ул. Берәр ярамаган эш эшләсә, үги әни әтигә мине гаепле итеп күрсәтә иде. Ә әти көне-төне колхоз эшендә, өйдә ни булганын күрми. Тамагым туйганчы ашый да алмадым. Үги әни мине бик кыерсытты. Әгәр өйләнсәм, сезне дә шул язмыш көтәр дип курыктым…
Әтине кочаклап, апа белән туйганчы еладык. Аллага шөкер, әтиебез безгә чын әти назын бирде, кайгыртып яшәде, кеше итте. Сигезенче классны тәмамлагач, Минзәләдә укытучылыкка белем алдым. Аннан күрше авылга башлангыч классларны укытырга билгеләделәр. Шул авыл егетенә кияүгә чыктым. Бер-бер артлы ул һәм кыз алып кайттым. Ирем белән башта бик әйбәт яшәгән идек, ләкин тора-бара ул башын эчүгә салды, кул күтәрә башлады. Ике баламны ияртеп мәктәпкә йөгерергә, котырынган ирдән качып, шунда күп тапкырлар төн үткәрергә туры килде. Түздем, балалар хакына дип тешемне кысып сабыр иттем. Аннан әтине дә борчыйсым килмәде. Тормыш хәлләремне апама да сөйләмәдем. Шулай газапланып ел арты ел үтте, ә бервакыт, эчкән килеш руль артына утырып, ирем фаҗигале төстә үлеп китте…
Балалар икесе дә урта мәктәпне тәмамламыйча, урта-һөнәри уку йортларына керделәр. Мин ялгыз калдым. Кияүгә сорап килүчеләр дә күп булды, һәрвакыт баш тарттым. Бер ялда шәһәрдә яшәүче апама кунакка бардым, үткәннәрне искә төшереп елаштык та, көлештек тә. Шөкер, апамның тормышы әйбәт, иреннән дә уңды. Сөйләшеп-серләшеп утырганда, апа: “Сеңлем, ялгызлык бик авыр ул, әле син яшь, матур, кияүгә чык”, – дип, мине гаилә дусларының танышларына димли башлады. Ул ирнең хатыны бәби тудырганда үлгән, тагын бер зур малае бар икән. “Үзе югары белемле, зыялы, эчми, тартмый…” – дип мактады апа. “Юк, кирәкми, чыкмыйм”, – дидем. Икенче көнне кайтып китәргә җыенып йөргәндә апаларның ишек кыңгыравы чыңлады. Аннан ике яшьләр чамасындагы бала күтәргән ир килеп керде. Үзе белән таныштырды. Алай читенсенеп тормады, ни йомыш белән йөрүен турыдан бәреп әйтте. Кыяфәткә әллә ни чибәр булмаса да, ягымлы сөйләшә үзе. Сабыйның кап-кара күзләре тулы сагыш-моң. Ул: “Син минем әни түгелме?”– дигән сыман кулларын сузып, кочагыма керде. Шулчак үземнең әнисез үткән бала чагым күз алдымнан үтте. Эредем, юкка чыктым. Бу үксез бала миңа шулкадәр тәэсир итте, бар назымны, җылымны аңа бирәсем килде. Моңа кадәр сабыйны әнисенең туганнары караган икән. Шулай итеп, үзем дә сизмәстән, әлеге ир белән кушылырга ризалаштым. Мәктәптә укулар тәмамлануга, балаларымның фатихасын алдым да, болар яшәгән шәһәргә күчеп килдем. Әнисез калган балалар ятимлек ачысын сизмәсеннәр дип, бар көчемне куярга тырыштым. Ирем бик канәгать, янымда гына йөри, матур сүзләр дә әйткәли, мактый. Беренче иремнән андый җылылык күрмәгәч, бу хәл миңа әллә нинди бәхет кебек күренде. Кечкенә баланың теле “әни” дип ачылды. Ул миннән башка тора алмаска әйләнде, әзрәк күренми торсам, эзли башлый. Бик көйсез иде үзе. Кайвакыт җиде төн уртасында акырып елап уяна, һич юатып булмый. Куенымнан чыгармадым, ана назын бирергә тырыштым.
Күпмедер вакыттан әти кеше бар мәшәкатьне миңа тапшырып, үзен генә көйләп яши башлады. Олы малае әллә ни ачылып сөйләшмәсә дә, миннән канәгать икәне сизелә иде. Ярар, ияләшер, якын күреп сөйләшә башлар әле дип, бер алдына, бер артына төшеп, аңа да ярарга тырыштым.
Ни никах укытмаган, ни язылышмаган килеш яшибез шулай. Берәр еллар узгач, иргә, китап теле белән әйтсәк, мөнәсәбәтләрне рәсмиләштерү турында сүз каттым. Ошатмаган кебек тоелды. Шуннан ир дигәнемнең миннән суына башлаганын сиздем. Иртә китә, кич кайта. Кайвакыт балалар белән көтә-көтә йоклап китәбез. “Ярар инде, – дип тынычландырдым үземне, – ач яшәмибез, какмый-сукмый, бер иптәш”. Әмма барыбер эч поша, бүтән кешесе бар ахрысы дигән уй корт булып күңелне кимерә.
Беркөнне соң гына кайтып керде бу, үзеннән хушбуй исләре аңкый. “Сиңа ислемай алырга кибеткә кергән идем…” – дип аклана башлаган иде, туктаттым. Аннан төнлә өй телефонына чылтыратып, хатын-кызлар сорый башлады моны. Тора-бара ир дигәнем мине теле белән “кыйнарга” тотынды, бер сүз әйтергә ярамый, дөртләп кабына, хәтта чит кеше бар дип тә тормый. Бу хәлне аңларга теләп, төннәр буе керфек какмыйм: ике ятимне үз баламнан да артык карыйм, өйдә чисталык, өстәл тулы ризык, нишләп ярый алмыйм? Хезмәт хакын күргәнем дә юк. Кечкенә баланы бакчага биргәч үзем дә эшкә чыктым. Минем балалар килсә, моның йөзе каралып чыга. Нишлим соң инде, минем яныма килмичә, кая барсыннар – алар да минем газизләрем бит!
Тешне кысып яши торгач еллар узды. Олы улыбыз да өйләнде, кечесе мәктәптә. Анысы да үсте инде, егет хәзер. “Әни!” – дип, минем өчен өзелеп тора, бик мәрхәмәтле бала. Әле ярый ул бар күңелемне юатырга. Ә әти кеше үзгәрмәде, ул башта гына яхшы күренергә тырышкан икән. Сабыйны карарга кеше кирәк булганга гына минем белән яши башлаган.
Кеше тормагач, авылдагы йорт инде “картайды”, ныгытырга кирәк. Хәзер биредә үземнең кирәк түгеллегемне көннән-көн ныграк сизәм, мин монда беркем дә түгелмен икән. Кече улыбыз да үз тормышын корса, бөтенләй кирәгем калмаячак. Кая барырга, кемгә сыенырга?.. Әкияттәгедәй явыз үги ана да булмадым, югыйсә, гел яхшылык кына эшләргә тырыштым. Ятим балаларны караганга үкенмим – Ходай алдындагы бурычым булгандыр. Ә әти кеше нигә шундый сансыз, мәгънәсез булып чыкты – аңлый алмыйм. Ул мине яратмаса да, хөрмәт итәргә тиеш иде бит…
ЯЗИЛӘ. Чаллы. Татарстан яшьләре