Биектау районының Татар Урматы авылында гомер итүче 34 яшьлек Рамил Гыйльманов соңгы өч елда каен себеркесе сата. “Хәзер күп кеше кәсеп итә. Уйладым да, себерке бәйләп сата алам бит дип, тәвәккәлләргә булдым”, — дип сөйләде ул…
— Токарь хезмәтен башкардым, тамада булып та йөргәлим. Соңгы бер елда эштән туктап, әтине карыйм, — ди Рамил. Аны энем белән мунчага күтәреп алып барабыз. Юкә, мәтрүшкә кушып бәйләгән каен себеркесе суына әти аякларын тыгып утыра. Зәңгәр мәтрүшкә аеруча файдалы. Варикоздан бик булыша.
Рамил каен себеркесен майда ук бәйли башлый икән.
— Иң яхшысы — май себеркесе, йомшак, сихәтле, — ди ул. — Бакчабыз артында гына каенлык. Себеркене шуннан җыям. Юл буендагы каеннарга якын да килмим, чөнки аларга тузан кунган, яфракка тотынуга чиста түгеллеге сизелә. Каен ботакларын велосипедка салып алып кайтам. Бер барганда күп сындырмыйм, ун-унике пар булса, җитә. Аны кичкә таба, эш беткәч бәйлим. Төнге сәгать уникеләргә кадәр утырам. Узган ел 200 пар бәйләдем. Якын-тирә авыл-районнардан килеп алдылар. Парын 100 сумнан саттым. 20 мең сум акча эшләдем.
Кемгәдер каеннан гына себерке кирәк, ә кайберәүләр имән, мәтрүшкә, юкә кушып бәйләгәнне ярата. Каен себеркесенә чәчәк аткан юкәне кыстырсаң, искиткеч хуш исле була. Кыскасы, кем ниндигә заказ бирә, шундыйны бәйлим.
Рамил мәтрүшкә җыеп та сата. Каенның яфраклары коелгач, ботакларыннан урам себеркесе ясап та акча эшли. Берсенең бәясе — 100 сум.
— Узган ел 25 не балалар бакчасына алдылар. “Шундый яхшы. Рәхәтләнеп кулландык. Быел тагын әзерләгез”, — диделәр. Эшендә файдаланырга әнигә дә бәйләп бирәм, — диде ул…
Эльмира СӘЛАХОВА, Ирек мәйданы