Татар эстрадасына үзенең образы, гомумән җырлау манерасы белән бәреп кергән Элвин Грей шаккаттыруын дәвам итә. Апа-абыйларны хафага салып, егет имиджын үзгәрткән. Киенү рәвешен генә үзгәртсә бер хәл. Радик чәчен буяткан. Хәзер популяр артист блондиннар рәтендә дисәк тә була.
Җырчы хәзер көл төсендәрәк. Бу үзгәрешләргә тамашачылар төрлечә комментарий калдырган. Кемдер бик матур дисә, кайберәүләр «Кирәк идеме инде бу?»,- дип тә язган.
Ә менә Радикка кушылып популяр рэпер Егор Крид та чәчен сарыга буяткан, ә Илназ Баһ тумыштан ук модада кебек. Молодец! Мөнир! Әллә син дә чәчеңне сарыга манасыңмы? Хәер, сиңа кирәкмидер дә инде?!