ТВ караучыларда Лилия Галимованың “татарча”сына кагылышлы сорау туа

-- Лэйсирэ

Лилия Галимованың “Вести-Татарстан” тапшырулары алып баруын үз төркемендә иң уңышлылардан дип исәпли идем. Төс-кыяфәте, килеш-килбәте дә күркәм булгач, аны да Мәскәү каналларының берсе алып куймас микән дигән шик тә бар иде.

Аның адашы Лилия Гильдеева НТВда ничек шәп йөзә, әнә, булса да булыр икән талант һәм камиллек. Лилия Галимова “Россия-1”дән югалыбрак торды да, Татарстан Президенты аппараты хезмәткәре буларак, әледән-әле ТНВда чыгыш ясый башлады. Күргәннәр бит сәләтле баланы.

Мәскәүләр күреп өлгергәнче дигәннәрдер бәлки. Русча бигрәк шәп сөйли, теле телгә йокмый, урыс телевидениесе өйрәтеп җиткергән. Бераз читенсенеп һәм каушабрак булса да, татарча да сөйләштергәли. Күңелдә аның “татарча”сына кагылышлы бер-ике сорау барлыкка килде бит менә.

Лилия сеңелне әлеге эшкә чакырып китерүчеләр “яшь бит әле ул, тиздән татар телендә дә русча сөйләгән кебек үзен иркен тотып, камил сөйләргә өйрәнер” дип уйлаганнармы (шулай булуы мөмкин ич), әллә, Алла сакласын, ярамаган тагын томаланып килүче, мәктәпләрдән дә куылып ятучы татар теленә, аңлыйсы килгәннәр аңлар әле дип фикер йөрттеләрме? Яки үзләре дә шулай гына “белгәч”, татарча яхшы белүчедән начарны аера да алмыйлармы?

Монысы хәтәр, чөнки бераз аңларлык кына татарча сөйләшү өчен урта мәктәптә дә, университетта да татарча укуның әлләни кирәге юк, ә җитәкчеләребезне шушы хәл канәгатьләндерсә, татарны һәм аның телен әкренләп бетте дип исәплә. Чөнки бүгенге көндә татар шундый халык ки, яхшыны да җитәкчедән өмет итә, яманны да хәвефләнеп аннан көтә, бернәрсәгә дә үзе башлап тотынмый.

Әллә шундый мөһим урынга да, русча шәп сөйләгән кебек, татарча ялт итеп сөйләрлек яшь кешебез бөтенләй юкмы инде? Көенечебезгә күрә, болай уйлау да нигезсез түгел. Әнә, ТНВ каналы татарча тапшырулар алып барырга югары белемле корреспондент кирәк дип ничә ай инде белдерү “йөгертә”, ярарлык кешене һаман таба алмый бугай. Мәктәпләрдән татар теле кысрыкланып, ул фәнне укытучыларның шактые эшсез калган һәм яңа эш урыны эзләргә мәҗбүр булган чорда бит бу. Андагы хезмәт хакы да яшәмәслек түгелдер, мөгаен, чөнки бер килеп урнашканнар эшли дә эшли бит. Араларында безнең районнар да бар. Татар журналистын, татар мөхәррирен моңа кадәр нәкъ менә безнекедәй татар районнары биреп килде дә инде. Хәзер, мәгълүм сәбәпләр аркасында, бездәгедәй мәктәпләрдән дә татар телен камил белүчеләр аз чыгадыр, ТНВ шунлыктан үзенә ошарлык хезмәткәр таба алмый торадыр дип уйлыйм мин. Бу – бүген шулай һәм Татарстанда шулай әле.

Иртәгә аларга кытлык ил күләмендә тагы да артачак. Иң аянычы – безнең хакимият тә, халык та шушы хәлебез белән тәмам килеште бугай, вәзгыятьне уңайга үзгәртү өчен рәтле берни дә эшләнмәү генә түгел, бу хәлгә борчылучылар да азайды шикелле. Бер үкенербез үкенүен…

Мәскәү уйлап чыгарган теге-бу милли чикләүләргә карата юаш кына булса да үзебезнең тискәре мөнәсәбәтебезне күрсәткәлибез анысы, ләкин үзебез башлап нидер тәкъдим итәргә башыбыз да, йөрәгебез дә җитми. Моңа кадәр Мәскәү белән килешеп һәрнәрсәдә уртак фикергә килдек дигән булып үз-үзебезне тынычландырабыз да бит, ләкин ул килешүләр күпчелек хәлләрдә Татарстанның чигенүе бәрабәренә булды. Ә без суверенлыкка да, моңа кадәр Татарстанда күрелмәгән Конституциягә дә, әйбәт кенә Шартнамәгә (беренче кабул ителгәне) һәм кайбер милли хокукларга да, мәскәүләрне көтеп тормыйча, үзебез башлап йөргән елларда ирешкән идек. Аннары гына, уртак фикергә киләбез дип, һәммәсен диярлек алар кулына тапшырдык. Инде менә телебезне кирәкчә укыту хокукын да кире ала алмыйбыз.

Милли телләребезне ирекле укыту, мәҗбүри укыту кебек төшенчәләрне кем уйлап чыгаргандыр да, башлап кем куллангандыр, мин аларга шулкадәр дә уңышсызлар, кеше аңын бутаучылар дип карыйм. Дәүләт Думасы депутатлары да мондый буталыштан файдаланалар кебек. Азчылык милләтләр моңа кадәр гасырлар буе хокуксызлыкта, иреккә сусап яшәделәр, хәзер ирекле укыту дигән сүзне аларның байтагы бал-май кебек кабул итә, чөнки ирекле уку – ул теләсәң укыйсың, теләмәсәң юк дигән сүз генә түгел, ул – теләгән кадәр укырга да иреклесең дигән сүз дә бит.

Ә “мәҗбүри” сүзе һәрвакыт куркыта, мәҗбүрилектән һәркемнең качасы килә. Конституцияләрне үзгәртеп, илләргә президентларны, төрле дәрәҗәдәге башлыкларны мәҗбүри куя башласалар, ул кәнәфиләргә утырырга теләүчеләр бөтенләй калмас иде, кая ул хәрәмләшә-хәрәмләшә теге урыннарга үрмәләү һәм бер эләктергәч ябышып ятулар. Тиран Сталин чорында төрле-төрле мәҗбүриятләр халыкның җелегенә үтеп, тәмам гарык итте. Кайбер җинаятьчеләргә карата мәҗбүри эш дигән җәза чарасы кулланалар иде. Мәҗбүридән качасы килү, иреккә омтылу кешенең табигатеннән килә, югыйсә. Инде менә, балаларны куркытып һәм ата-аналарны сагайтып, туган телләрне мәҗбүри укыту төшенчәсен кулланышка керттеләр. Мәҗбүри дип тукый-тукый, балаларны мәктәптәге башка фәннәрдән дә биздереп буладыр ул.

…Инеш буендагы мәйданда шау-гөр килеп авылыбызның сабан туе бара. Бүген үзләрендә булмагач, бәйрәмгә тирә-як авыллардан да килгәннәр. Өлкәннәр аз, күпчелеге яшьләр дә балалар, ягъни халыкның, милләтнең киләчәге. Татарча сөйләшәләр, бииләр, җырлыйлар. СССРның һәм Русиянең Мактаулы доноры 78 яшьлек Габдерахман Кадим улы, әнә, ярышлар башлануга “Чабата”га биеп (үзе әйткәнчә, егыла-егыла биеп) бүләген алды да, кайтып та китте.

Түбән Кенәдән Марат Мөдәррис улы исә кеше тарала башлаганда да җырлый иде әле. И-и, андагы тавыш, андагы җырчы таланты! Монда һәммәсе татарча, моннан караганда, әле татар милләте дә бетүгә бармый, телебезгә дә берни янамый кебек. Өйдә ТНВ каналын ачып, “Таяну ноктасы”ндамы яисә бүтән тапшырудамы зыялы саналган татар кешесенең ана телен азаплавына юлыккач кына күктән җиргә төшкәндәй буласың. Мәктәпләрдә татар теле ярыйсы укытылып, университетта татар бүлеге эшләп килгән еллардан соң бит әле бу. Ә хәзер, Дәүләт Думасы милли телләрне ирекле укыту турында закон кабул иткәч, алда ни буласын күз алдына китерергә дә куркыныч.

Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ. Балтач районы, Карадуган авылы.

Татарстан яшьләре

Фото: m.123ru.net

Бәйле