“Алсу яшәргә ашыкты…”, кызын искә алганда ана күзләре яшькә тулды [видео]

Үткән атна азагында Татарстанның Питрәч районы Шәле авылында яман шеш авыруынан яшьли киткән билгеле журналист, сәнгать белгече Алсу Хәсәнованы искә алдылар. Кичәдә Алсу исемен мәңгеләштерү ниятеннән аның премиясен, фондын ачу һәм мәкаләләрен туплап китап чыгару хакында сүз булды. Татар тудейдан махсус репортаж.

19 мартта Шәле авылының мәдәният йортында үткән чараны Алсу Хәсәнованың әнисе Минзифа ханым оештырган. Авыр кайгы – кызын югалту хәсрәтенә карамастан, Минзифа апа көләч йөз белән барлык килгән кунакларны каршы алып, аралашып йөгереп йөргән кебек тоелды. Алсуның юклыгын ничек кичерә алдыгыз дип сорагач, ана күңеле күз яшьләренә тулды.

IMG_1365

Алсуның әнисе Минзифа ханымга чәчәк бирү мизгеле

“Кичәне үткәрү бер дә авыр булмады. Журналистлар үзләре дә бик оешкан халык. Күбесенчә Алсуның каләмдәш дуслары булышты. Алсуның юклыгы гаиләдә дә, матбугатта да, авылдашлар арасында да бик нык сизелә. Газет килүгә үк барысы да авылда Алсуның язмаларын укый иде. Кызымны югалту кайгысын мин бары тик хезмәтем, мәктәптә укытуым белән җиңәргә тырышам”, дип елап җибәрде Минзифа ханым.Алсуның ачык күңелле, хөрмәткә лаек һәм күпләргә якын икәнлеген аны искә алырга килгән дусларына карап әйтеп булгандыр. Шәле мәдәният йорты ул кичтә шыгрым тулган иде. Араларында Казаннан килгән каләмдәшләре, дуслары, билгеле журналистлар, артист-җырчылар белән беррәттән, гап-гади авыл халкы да утырды. Кичәнең сәбәбе моңсу булса да, ул Алсу яраткан җыр-моңнарга, Алсуның якын дусларына әверелгән җырчы чыгышларына үрелеп барды. Алсуны искә алырга дип гомер буе бергә эшләгән Миңназыйм Сәфәров, Гөлинә Гыймадова, Риман Гыйлемханов, Илнар Хөснуллин, Илдар Миргалимов кебек танылган журналистлар, Алсуның якын дусларына әверелгән Данил Сәфәров, Гөлнара Сабирова, Туфан Миңнуллин кызы Әлфия Миңнуллина, Рамил хәзрәт Юныс, җырчылардан Рөстәм Закиров, Филүс Каһиров, Зөһрә Сәхәбиевалар да бар иде.

“Ватаным Татарстан” газетында Алсу белән бергә 11 елдан артык эшләгән Миңназыйм Сәфәров аның үзгә шәхес булуын әйтеп үтте.

IMG_1221

«Ватаным Татарстан» газетасы хезмәткәрләре

“Ул сыйфатлы журналистикага тугры булган кеше иде. Үз хәле хәл булган соңгы көннәрендә дә Алсу кеше язмышын кайгыртып, “Хат эзе”ннән ерак сәфәрләргә чыгып китте. Соңгы көненә кадәр чын журналист булып калды, аның эшен бәяләгәндә бернинди чигенүләр ясамадым, үзен өстен куюларын яратмады”, дип искә алды Алсуның баш мөхәррире.

Миңназыйм Сәфәров тә редакциядә Алсуның юклыгын сизә. Аның урыны хаман буш икән. “Без бүген дә Алсуның юклыгына ышана алмыйбыз. Аның урынына беркем утырмаган. Ул килеп керер дә, үз урынына барып утырыр шикелле. Берәүне дә алыштырып булмый, бигрәк тә журналистикада. Үзенең турылыгы, чеметеп алулары, шаярту-җырлаулары белән ул безгә җитми”, ди Миңназыйм Сәфәров.

Алсуны искә алырга килгән дуслары, хезмәттәшләре барысы беррәттән “Алсу яшәргә ашыкты” дип кызганып куйдылар. Аның белән гомер буе бергә эшләгән, бер кабинетта утырган  Риман Гыйлемханов Алсу Хәсәнованы юксынуын яшермәде.

IMG_1107

Алсуны искә алу кичәсендә Рамил хәзрәт Юныс та катнашты

“Без бишәү бер ояда утырган шикелле биш журналист бер кабинетта тупланган идек. Җырларда җырланганча без биш бармак — бер йодрык булып яшәдек. Хәзер дүртәү генә калдык, йодрык түгел инде без”, ди Риман әфәнде. Ул шулай ук Алсуның шома характерлы булмавын кабатлады, ләкин һәрчак ихлас, ачык күңелле булуын әйтте. Хезмәттәшләре күбесенчә аның кызыклы, шаян якларын искә алалар икән. “Елап кына кеше кире кайтмый. Ишектән килеп керүгә күз аның буш өстәленә төшә дә күңел тула, Алсу ашыгып яшәде кебек тоела”, ди журналист дусты.

IMG_1280

Сөмбел Таишева

Алсу Хәсәнова белән мәдәният, сәнгать өлкәсе сукмагын бергә таптаган журналист, аның өстәле янәшәсендә утыручы Гөлинә Гыймадова шулай ук Алсуны бары тик ихлас яктан гына искә алды. “Алсу белән бергә эшләп кенә калмыйча, ял да итә идек, ураманга җиләккә бик еш йөрдек. Бүген Алсуны бер искә алмаган көнебез юк. Ул язмаларында барлык проблемнарны колачлап ашыгып яза иде. Безнең өчен чын көрәшче үрнәге булды. Соңгы көннәренә кадәр эшләп, язып, авыруы белән көрәшеп яшәде”, ди Гөлинә Гыймадова. Туганнары сүзләреннән, Алсу соңгы минутларында гына, берни ярдәм итмәгәнен аңлагач, “Эх, булмады инде!” дип әйтеп куйган…

Журналистны искә алырга Татмедиа җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Сөмбел Таишева да килгән иде. Ул шулай ук Алсу белән күптәннән таныш, аңа якын булган. Алсу тормыш иптәше Левантны очраткач та, яңалыгын Сөмбел ханым белән уртаклашкан. Аның сүзләренчә, Алсу исемен мәңгеләштерү йөзеннән аның премиясе булдырылачак. Конкурсның нигезләмәсе инде әзер икән. Ел ахырында милли матбугатта иң көчле, җәмгыять проблемнарын яктыртучы һәм гади кешеләргә ярдәм итүче ике журналистка Алсу Хәсәнова исемендәге 15 мең сумлык премия биреләчәк. Шулай ук, фондын ачу һәм мәкаләләрен туплап китап чыгару хакында сүз булды.

Кунаклар, әнисе, авылдашлар — бу кичәдән беркемнең дә китәсе килмәде, әйтерсең алар Алсу янәшәсендә, матур кичәдә утыралар иде.

Бәйле