Сабада яшәүче 3 яшьлек Аделина Абдуллинада лейкозның бик сирәк төрен тапканнар. Андый балалар Татарстанда башка юк. Быел 10 июльдә куелган диагноз бу гаиләнең йокысын качырган. Аларның әле дә кояш кебек көлеп торган сабыйларының көннән-көн сүрелә баруына ышанасылары килми.
– Кызыбызга диагноз куелган көннән соң тормышыбыз икегә бүленде. Матур гына гаилә корып яши башлаган идек. Бәхетебезне тулыландырып, башта кызыбыз, аннан улыбыз туды. Бу авыру дигәннәре каян гына килеп чыкты, – дип аптырый Аделинаның әтисе Азат. – Татарстан табиблары булдыра алганча барысын да эшли. Әмма безнең балада лейкозның уңай хромосомалы төре. Әлегә аны ничек дәваларга икәнен белмиләр. Кызыбыз Республика клиник балалар хастаханәсендә химия терапиясе ала. Хәлсезләнде, ябыкты. Йөри алмый башлады. Аңа карап, йөрәк елый. Тик ничек тә яшәтергә дип тырышабыз. Аллаһы Тәгаләдән дә сорыйбыз. Бу авыру алдында без көчсез. Бары тик ниндидер могҗиза булыр дип кенә өметләнеп торабыз.
Аделинаны чит илгә алып барырга ниятлиләр. Әти-әнисе аңа ярдәм итә алырлык клиника да тапкан инде. Әлегә операция һәм дәвалануның күпмегә төшәсен әйтмәсәләр дә, кирәкле сумманы Абдуллиннар гаиләсе генә җыеп бетерә алмавы көн кебек ачык.
– Кулны кушырып утырып булмый. Кызым авыргач, мин эштән киттем. Терапевт булып эшли идем. Иремә берүзенә генә гаиләне туендырырга туры килә. Әнә шуңа да чит илгә барып дәвалану чыгымнарын берничек тә үзебез генә күтәрә алмыйбыз. Вакыт барган саен, кызымның хәле начарая. Көннән-көн хәлсезләнүен күрү бик авыр. Кулымнан килсә, кызымны терелтү өчен барысын да эшләр идем. Тик берни дә эшләп булмый. Соңгы өмет – мәрхәмәтле кешеләрдә. Баланың гомерен саклап калу өчен акча иң кадерле әйбер булыр дип кем уйлаган? Татарстан табибларына бик рәхмәтлебез. Әмма балабызның канындагы яман шеш күзәнәкләре кимеми. Аларны көчле химия дә алмый. Шуңа күрә без игелекле кешеләрдән ярдәм сорыйбыз, – ди әнисе Алинә.
Аделинага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
Әтисе Абдуллин Азат Робертович исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 4817760243551243.
Әнисе Абдуллина Алинә Даутовна исемендәге “Ак Барс” банкы картасы: 2200530131639759.