Автор: Гөлнара Җәлилова
Камал театры артисты Фәнис Җиһанша һәм журналист Сәрия Закированың балалары беләсезме кайда укыйлар? Юуук, театр училищесында түгел! Алар икәүләшеп Мәскәүне яуларга киткәннәр.
Олысы Габдуллалары – монда, Казанда КХТИда укыган җиреннән РГСУга, “Идарәчелек” факультетына укырга күчкән, кечкенәләре – Газизулла Элемтә һәм информатика университетының (МТУСИ) “Информационная безопасность” факультеты студенты булган.сүз уңаеннан, егет бик башлы – берьюлы 5 уку йортыннан чакыру алган булган икән.
“Кечкенәдән үк йә Питер, йә Мәскәүгә барып укыйсы килде, кичә-бүген генә кабул ителгән карар түгел”, – ди әниләре Сәрия. Икәүләп тулай торакка урнашып, рәхәтләнеп укып йөриләр икән. Егетләргә уңышлар телибез без. Татар егетләре беркайда да сынатмасыннар!
Чыганак: Сәхнә журналы сайты
–
–