Татарстанның Лениногорск районында 47 яшьлек ир «КАМАЗ» ның арба көпчәкләре астына төшеп үлгән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
Авария алдагы көнне Ромашкино – Куакбаш – Кәркәле автомобиль юлының 39 километрында 20:10 сәгатьтә килеп чыга.
42 яшьлек «Камаз» шоферы Кәркәле авылы юнәлешендә хәрәкәт итә. «Камазның» пассажир утырган ягы ябык була. Ниндидер мизгелдә ир «Камаз» ишеген ача һәм автомобильдән төшеп китә , дип сөйләделәр ведомствода.
Ир шунда ук үлгән. Хәзерге вакытта вакыйганың барлык нечкәлекләре ачыклана.
Чыганак: Prokazan