Мин үзем хатын-кызлар эшенә тыгылуны яратмыйм. Чөнки мин – ир кеше. Өйдә мин гадәттә ирләр эшен генә эшлим: кирәк чакны, әйтик, авыр шкафны бер урыннан икенче урынга күчереп куям, йә булмаса үтүк-мазар төзәтәм. Ирләр эшенең бетәсе-нитәсе юк аның!

Хатынны ничек акча тотарга өйрәтү дисеңме, һәр эшен карап-тикшереп тору дисеңме, улыбызны ничек тәрбия итмәкне колагына туку дисеңме – мондый авыр эшләрнең һәммәсе дә, әлбәттә, минем җилкәгә төшә. Кыскасы, дус-иш арасында минем “идеальный ир, бала җанлы ата” дигән даным бар. Тик хатын үзе генә ни өчендер миннән канәгать түгел.

Беркөн шулай керләр юып, бак тулы суны күтәреп түкте дә лап итеп урындыкка килеп утырды.

– Уф!.. Ичмасам, бер генә көн минем урында булып карасаң иде!..
Мин, әле генә бик нык ашап, диванда газета укып ята идем. Хатын әйткән сүздән көләсем килеп китте: мин – ир, ул хатын кеше, ничек инде мин аның урынында була алыйм ди!

Ләкин икенче көнне әйтсәң кеше ышанмас хәлгә калдым. Гадәттә мин йокыдан сәгать сигездә генә тора торган идем. Ә ул көнне, энә белән төртеп уяткандай, нәкъ алтыда сикереп тордым. Торуым булды – газны сүндерергәме, ябаргамы оныткан бер кешедәй котым алынып, кухняга атылып чыктым, һәм… үзем дә аңлый алмаган бер сәбәп белән иртәнге аш әзерләргә тотындым. Дөресен генә әйткәндә, мин үзем ирләрнең плитә тирәсендә чуалуын яратмыйм, җенем сөйми, әмма ул көнне – аптыраш! – кулларымны һич тыңлата алмыйм. Гүя алар үземнеке түгел, кешенеке!

Хатын торуга аш әзер иде. Улыбызны да юындырып, киендереп куйган идем инде. Өстәл янына утыргач, хатыным гаҗәпләнеп:

– Нишләп бүген алай миннән алда торасы иттең әле? – дип сорады. – Бар нәрсә җыештырылган-ниткән. Мин иртә торгандагы кебек, – ди.

– Синең күңелең булсын өчен тырыштым инде, – дим. Ләкин үз тавышымны үзем танымадым.

Хатыным нигәдер, бер сүз дә әйтмичә, газета укырга кереште. Шулчак мин үземнең кабаланудан яна-пешә ашап, минут саен сәгатькә карап утыруымны сизеп алдым. Ә телемнән һич көтмәгәндә:

– Җәтрәк бул, улым, бакчага соңга калабыз! – дигән сүз ычкынды.
Әнисе безгә күз дә ташламады, тик без ишектән чыгып барганда гына:

– Бүген театрга билет алынган, онытма, – дип кычкырып калды.
Шуннан соң гына бөтен нәрсә ачыкланды: димәк, хатын эшен –мин, минем эшне хатын эшли башлаган. Урыннарыбызның болай алмашынуы күңелгә бик ятып бетмәсә дә, гаҗәбемә каршы, элекке хәлемә кайтырга минем кулдан килми иде.

Балалар бакчасыннан чыккач, ак-караны күрмичә, эшләгән җиремә чаптым. Чак кына машинага тапталмый калдым. Көнозын куркынган, борчылган йөз белән йөрдем. Хәтта башлыгыма кадәр аптырап:

– Чирләмисеңдер бит алай? – дип сорады.

– Юк… – дидем.

Шулай да көне буе зиһе­немне җыя алмый интектем. Эш эшлисе урынга, “улыма ярардай ботинка кайсы кибеттә бар икән?” дип баш ватып утырдым. Җитмәсә, үзем дә сизмәстән:

– Иртәгә керләрне дә җебетеп куярга кирәк, – дип әйтеп ташлаганмын.

Эш бетәр алдыннан хатын шалтыратты, пошынмас бер тавыш белән:

– Бүген бер-ике сәгатькә соңлап кайтырга туры килә, – диде. Авызымны ачып бер кәлимә сүз дә әйтә алмадым. Нәрсә әйтим! Бәйрәм ашы кара-каршы, моңа тикле гадәттә мин соңлап кайта идем бит.

Эш бетү белән кибеткә йөгердем. Теләгән ризыкны тапканчы, берничәсенә кереп чыгарга туры килде. Аннары кибеттән туп-туры балалар бакчасына чаптым. Кайтканда улым миңа үзенең шатлыгын сөйли, сораштыра, тик миндә аның кайгысы түгел. Мин хәзер парикмахерскаяга сугылып чират алырга тиеш. Алдым, ләкин кайтып аш салганчы, бәрәңге әрчеп куйганчы, минем чиратым үтеп тә киткән. Кабат басарга туры килде. Чәч алдырганда утлы табага баскан кешедәй утырдым. Аш пешеп, газ янып торган өйдә берүзе калган улым искә төшкәч, йөрәгем жу-у итеп китте.

Куркуым юкка гына булмаган. Өйгә чабып кайтып кергәндә, малай газны сүндереп, кабат яндырырга азаплана, ә кухня эченә газ тулган иде. Кулыннан шырпысын тартып алдым да йомшак җиренә бер-икене чәпәдем. Малай:

– Шырпы кирәк!.. – дип акырып елый башлады. Шулвакыт ишектәге кыңгырау зеңләп котымны алды – хатын кайтты! Ә минем аш та өлгермәгән.

– Көн буе нишләдең соң, аш та пешерми? – дип хатын тузып китте. Мин көчкә генә:

– Нишләдем… Эшләдем… – дип әйтә алдым. Хатын күзен акайтып минем өскә җикерде:

– Вакытында эшләп булмый идемени шуны? Мин кайтуга аш та пешереп куя алмагансың бит!

Әнисен күргәч, малай отыры шашты:

– Шырпы кирә-әк!..

Әнисе аңа да кычкырып җибәрде:

– Тавышыңны чыгарасы булма, эттән туган бала! Башыңа бер тондырырмын да – кавындай ярылып та китәр!

Улыбыз, инде тыела алмыйча:

– Кавын кирә-әк!.. – дип елый башлады. Хатынның җен ачулары чыкты. Андый чакны мин үзем дә нәкъ шулай итә торган идем. Хатын тәмам бүртенде.

– Шул көчегеңне тыясыңмы, юкмы? Ату мин аны нишләтергә белермен!

Мин улымны ышыкладым да: “Ходаем, нишләтер инде мине?” – дип, кыйналган эт шикелле, сабыр гына көтеп тора башладым. Ә эчемнән: “Хәзер күздән утлар күрсәтә инде!” – дип уйлыйм. Юк, сукмады. Тик:

– Син боздың баланы! Ир башың белән бала да тәрбияли белмисең!.. – диде. Шуннан тотынды, мин сиңа әйтим, чыдасаң чыда, чыдамасаң юк.

Мин авыз ачарга да куркып торам. Шул ук вакытта мин: нишләп әле үзем сүз әйтә алмыйм, дип аптырыйм. Бу хәлдән соң күңелем төшеп, кулымнан бөтенләй эш килми башлады. Ахырда, көчкә тамак ялгап, театрга киттек. Икенче пәрдәсенә булса да өлгерергә кирәк бит! Хатыным театрда минем белән сөйләшмәде дә. Халыктан оялып җир тишегенә керә яздым. Берничә тапкыр сүз башларга тырышып карасам да, булмады. Хатыннан кырт-мырт җавап ишеткәч, авызыма су алган кеше кебек тындым.

Өстемне дә алмаштырып өлгермәү сәбәпле, тәнәфес вакытында фойега чыкмадым. Хатын фойеда ирләр белән култыклашып, көлә-көлә сөйләшеп йөрде. Мин берүзем, як-ягыма моңсу гына күз салгалап, залда утырдым. Күптән инде бу театрда булганым юк иде. Тик үзем спектакль карыйм, ә күңелем өйдә өелеп калган табак-савытта. Ничек юып бетерермен инде?

Өченче пәрдә ахырында инде мин, арыган аякларымны алдагы урындык астына сузып, йоклап киткәнмен, хәтта спектакль беткәнен дә сизмәдем.

Өйгә көчкә кайтып кердем. Талчыгудан күзләрем йомыла. Табак-савыт юа башлавымны да хәтерләмим. Бервакыт исемә килсәм, янымда хатыным басып тора, үзе, юылган тәлинкәләргә карап:

– Мескен, шулмы юуың? Карале, майлары сыланып калган бит! Шуннан ничек җирәнми ашармын? – дип сукрана. Ул да булмады, иң зур тәлинкәне кулына алып, өстемә килә башлады. Мин:

– Ай, үтерәсең!.. – дип акырып ишеккә ташландым, Шунда уянып та киттем…

Бүлмәдә келт иткән тавыш та юк иде. Кухнядан гына бик таныш чыжлау ишетелә, борыннарны кытыклап ис килә. Хатын инде күптән торып, ашарга әзерли башлаган, йөрәгем дөп-дөп типкән хәлдә, битем белән мендәргә капландым да әле генә күргән төшемне кабат бер уйлап чыктым.

Йа Хода, менә нинди икән ул хатыннар хәле!

Хәсән Сарьян, Акчарлак

Бәйле