Сентябрь аенда Татар дәүләт филармониясе концертлар залында Татарстанның атказанган артисты Тәслимә Низаминың иҗат кичәсе гөрләп узды. Сәхнәнең заманча бизәлеше, тавыш яңгырашы, бинаның матурлыгы тамашачылар күңеленә хуш килде һәм һәр номер кайнар алкышларга күмелде.
Колач җитмәслек чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр – болары авторның һәм артистларның иҗатына зур бәя. Кичә соңында ул: “Киләчәктә дә сезне юатырлык, сезне моңландырырлык җырлар язармын”, – дип, тамашачыга рәхмәтен белдерде.
Тәслимә Низами берничә дистә артистны җыю-оештыру сәләтенә ия. Ә җыр-көй язуга килгәндә, ул беренче конкурста ук гран-прига лаек була. 22 ел элек шушы җиңүдән соң Тәслимә Буадан Казанга килә. Иҗат дәрте, моң белән тулган күңеле аны башкалага – мәгърифәт-мәдәният үзәгенә тарта.
Фикердәш сәнгатькәрләр, моңдаш дуслар аны үз мохитенә кабул итә. Казанга булган мәхәббәте аны “Нурлы Казан” дигән җыр иҗат итәргә этәрә, ә концертта бу җырны Асылъяр бигрәк тә нурлы итеп башкарды. Композиторлык дипломы булмаса да, Язучылар берлегенә алмасалар да, күп чараларга аны катнаштырмасалар да, аның җырлары яңгырап тора. Сәнгатькәр дуслары белән чит өлкәләргә дә үзләре чыгалар. Халык күңелендә “Тәслимә Низаминың җырлары матур” дигән кыю фикер яши. Концерт тәмамлангач, халыкның басып дәррәү алкышлавы – моның ачык дәлиле.
Аны яратмыйча мөмкин түгел. Нык ихтыярлы кеше, тырыш, үрнәк әни һәм дустанә булган өчен дә яраталардыр аны. Тәслимәнең җырлары кирәк чакта киңәш булып, син көткән вакытта ярдәм-шифа булып яңгырыйлар, яшәргә көч, дәрт, куәт бирәләр. Аларда фальш юк. Аларда – кеше язмышы.
– Тәслимә ханым, бу җәһәттән һөнәри осталыкны үстерү мөмкинлекләре хакында фикерләрегезне ишетәсе килгән иде.
– Музыка грамотасын үзлегемнән өйрәнәм. Һәвәскәр композиторлар оешмасында торам. Рәисебез Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Риф Гатауллин киңәшләрен бирә. Бөек шагыйребез Ренат Харис та: “Тәслимә, шагыйрә буласың килсә, фикерне тирәнәйтеп, үстереп, төбенә төшмичә туктама”, – диде. Талант булгач, кешенең бер-ике җөмләдән торган киңәше дә җитә. Залдагы тамашачы җырны ничек кабул иткәннән чыгып та нәтиҗә ясыйм. Әмма күңелне борчыган нәрсәләр дә юк түгел. Җырларны радио-телевидениегә чыгаручы дәрәҗәле комиссияләр нәрсә эшләп утыралар икән дип, җан әрни. Популяр җырымдагы: “Кеше бәхет өчен туа, бәхет кирәк миңа да”, – дигәнне “Кеше бәхет өчен туа, бәхетле булсын һәркем”, – дип тә әйләндереп язган берәве. Көйләрне әйткән дә юк инде! Урлашалар. Коточкыч. Ә бер җыр язучы-башкаручыга радиода тапшыру алып баручы: “Синең “Бәхет кирәк миңа да” җырың бик популяр инде“, – дип, минем җыр икәнен онытып, әңгәмәне башлап җибәрде. Чөнки әле ул ханымның популяр җыры юк. Менә эш нәрсәдә!
Җырчыны җыр күтәрә. Заманында Габделфәт Сафин белән “Язмыш” (Гөлнур Айзатуллова шигыре),” “Яран гөлем” (Фоат Мортазин шигыре), ”Оныттырма” (Азат Хәнифәтуллин шигыре), ”Тормыш ул – карусель” (Рашат Низами шигыре) бергә ижат иткән җырларыбыз халык күңелендә лаеклы урын алдылар. ”Әлдермешкә кайтам әле” Россия буйлап сәяхәт
итә. Җырчы Чәчкә авторларын әйтеп тормаса да, “Гомер синсез уза” (көе минеке) бик популяр. Популярлыкның югары ноктасында йөрүенә дә карамастан, Гүзәл Уразова җырларның авторларын атап уза. Алинә Шәрипҗанова, Лилия Муллагалиева, Эльвира Хәйруллина да – шундый рәхмәтле җаннардан.
– Соңгы вакытларда татар дөньясында җырның көче югала бара кебек тоелмыймы?
– Татар теле беткән очракта да җыр калачак, җырда моң кала, җырда кала сүз, тел. Җыр – иң көчле корал. Яхшы җыр кешенең йөрәгендә урын ала. Соңгы вакытта халык театрга, концертка йөри – уяна башлады. Чөнки бу дөньяга кеше эшкә барып кайтып, ашап, йоклар өчен генә тумаган. Кешенең рухи байлыгы, дуслары булырга тиеш. Әбиләр заманында, нинди генә хәерчелектә яшәсәләр дә, көз-кыш көне мал суйганда өмәләр ясыйлар, туганнарын, дус-ишләрен җыялар иде. Хәзер күрше күршегә ишеген дә ачмый… Дөрес, минем күршеләрем Аллага шөкер!
– Концерт олуг мәхәббәт хисе белән сугарылган. Бу дөньяны ярату, шатлана да белү, кайгыга да түзү, кичерү дә… Син сәхнәдә үзеңне бик гади тотасың, тамашачыны йөрәгең белән тоясың. Син бәхетлеме?
– Җырларым – тормыш җыры. Яшәү мәгънәсе, яшәү матурлыгы. Тамашачыга сәхнәдәге гадилек, күктә очып йөрмәвең якынрактыр, күрәсең. Кирәк икән, көлә, күңеле тулса, елап та утыра ул. Ничек кенә булмасын, артист та, тамашачы да милли йөзебезне сакларга тиеш. Без гаиләдә кечкенә генә шатлыкны зур итеп кабул итәбез. Бәхет ул – шатлана белү. Элеккеге киноларда кешеләрнең йөзләре балкып тора иде. Ә хәзер… Йөзләрдә киеренкелек, күзләрдә ачу чагыла. Юкса начар да яшәмибез бит инде. Менә ни өчен җыр сөюче дусларыма җырларым аша матурлыкны күрә белик, бер-беребезне хөрмәтлик, яшәү кадерен белик дип ишеттерәсем килә.
Концертның беренче бүлегеннән соң мин шагыйрә Нәҗибә Сафина белән сөйләшеп алган идем. Аның фикерләре газета укучылар өчен дә кызыклы һәм гыйбрәтле булыр дип уйлыйм.
– Тәслимә Низаминың җырлары кичәсенә бик канатланып килдем: беренчедән халыкчан, икенчедән, Композиторлар берлеге әгъзасы булмаса да, көйләре үзенчәлекле. Күпчелек концертларда гел бер генә көй тыңлаган кебек булып кайтып китәсең. Әмма ләкин бу концерттан аерым-аерым отып алырлык җырлар күңелдә кала. Контраст эшләр өчен Р.Яхин музыкасын да бирделәр – “Киек казлар” җыры ул. Чынлыкта ул композитор белән Т.Низами арасында да халыкчанлык дигән асыл үзәк бар икән. Тәслимә шикелле берничә генә кеше булсын иде һәм алар да аның шикелле берничә татар баласын, берничә татар оныгын һәм аларның балалары туган телле, безнең сәнгатькә гашыйк итеп тәрбияләсеннәр иде. Ә ул урыс балаларын да татар җырына тарта бит! Халык Тәслимәне ярата, зал тутырып килгән. Кул чабуларыннан күренеп тора: тамашачы шулкадәр сыйфатлы, шулкадәр рәхмәтле, шулкадәр теләктәш! Зур оештыру сәләтенә ия икән ул! Мондый иҗат кичәсе оештырып, үзе өчен түгел, ә иң беренче чиратта татар халкы өчен бәйрәм ясап, “без бар, без бетәргә тиеш түгел!“ дигән фикерне алга куя. Чын бәхет, чын шатлык туган телдә генә, туган моңында гына була ала дигәнне исбатлый. Тәслимә Низами кебекләр аз. Аһ, күбрәк булсалар иде алар, без аларны күтәрә алсак иде!
Филүсә Арслан, Ватаным Татарстан