1994 елдан бирле йөздән артык илдә 5 октябрь укытучылар көне дип билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмнең гамәлгә керүенә 1966 елның 5 октябрендә Парижда «Укытучыларның җәмгыятьтә биләгән урыны» — дигән җыен үтүе сәбәпче булып тора.
Укытучының хезмәте бик тә авыр. Укытучы ул мәртәбәле һөнәр. Чөнки яшь зурлыгына карамастан, һәр кеше күңелендә беренче укытучысы, яраткан фәненең серләренә төшендерүчесе тирән эзләр калдырган һәм күпме генә гомер үтсә дә, мәктәп еллары хатирәләрен яңартучы истәлек булып хезмәт итә.
Укытучыларны авыр һәм мактаулы хезмәтләре белән татар артистлары да котлый: аларга ныклы сәламәтлек, сабырлык, гаилә бәхете телиләр.
Посмотреть эту публикацию в Instagram
Посмотреть эту публикацию в Instagram
Посмотреть эту публикацию в Instagram