8 октябрьда Түбән Камада 29 яшьлек ир-ат “Детский мир” кибетенә кереп, 41 мең сумлык балалар ризыгы урлый.
Вазгыять Түбән Каманың “Сити Молл” сәүдә үзәгендә була. Ир-ат кибетнең балалар бүлегенә кереп, аннан бала ашамлыклары урлавы хакында хәбәр ителә. Аннан ул аларны пакетларга тутырып, ишеккә таба юнәлә.
Ләкин каракны беренче катка төшеп җиткәндә үк тоталар. Ир-атның Башкортстаннан килүе ачыклана. Хәзерге вакытта аңа карата “Урлау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: ProKazan.ru Фото: pixabay.com
–
–