Бу хәлне миңа гомере буе сәүдә хезмәтендә эшләп лаеклы ялга чыккан Гөлзимә апа сөйләде. Чыгышы белән Татарстанның Актаныш районындагы бер авылдан ул. Моннан 60 еллап элек безнең тарафларга килен булып төшкән. Биш бала үстергән, оныкларын сөйгән, хәзер аларның балаларына сөенеп яши.
1942 ел. Бөек Ватан сугышы бара. Авылдагы ир-атлар барысы да фронтта. Тормыш йөге карт-коры, хатын-кыз, үсмерләр, бала-чага иңендә. Авыруы белән сугышка алынмый калган, фронттан яраланып кайткан берничә ир-егет кенә авылдагы эшләрне җиңә алмый. Гөлзимә кебек үсмер кызлар, малайлар да кул арасына керә.
Печән өсте. Кырык кеше тугайда чалгы белән тезелешеп басып печән чаба. Шушы эш өчен колхоз аларга ике йөз грамм исәбеннән он бирә. Шул онны төгәл итеп бүлүне бригадир Гөлзимәгә тапшыра.
Унөч яшьлек үсмер онны өйгә алып кайтып, агач кашык белән кәгазьгә салып тип-тигез итеп бүлеп чыга. Күпме тырышса да, ике кашык он артып кала. Нишләтергә бу онны? Кыз баш вата. Барлык кырык кешегә тигез итеп бүлеп чыгып булмый. Кыз һәр авылдашын күздән үткәрә һәм уе белән авылдашы, күзе төшеп йөргән Шакирда туктала. Ябык хәлсез гәүдәле егет сер бирми, киерелеп печән чаба. Өйдә ишле бала. Әтиләре фронтта башын салган. Ялгыз ананың балаларын туендырырга хәле җитми. Гаилә үлгән мал-туар белән туенып көн итә. Тота да Гөлзимә ике кашык онны Шакирга өсти. “Нишләтсәләр дә, эшләтерләр, атмаслар әле!” – дип уйлый.
Чынлап та, арадан бер кеше дә бу хәлгә сүз әйтми, каршылык белдерми.
Еллар үтә. Сугыш тәмамлана. Яшьләр үсә. Канатларын ныгыта. Төрлесе төрле якка таралыша.
– Кырык елдан соң күрештек без Шакир белән! – ди Гөлзимә апа.
Авылга кунакка кайткач, көянтә-чиләген асып чишмәгә суга юллана ул. Кыз чагындагы кебек йөгерә-атлый судан кайта. Каршында әзмәвердәй ир басып тора.
– Саумы, Гөлзимә! Син бер дә үзгәрмәгәнсең, – ди ул.
Гөлзимә, күтәрелеп карый, ирне таный алмый.
– Нигә алай дисең?
Танымыйм бит, син кем соң, дияр иде, әмма алай сорау килешмәгәнен белә.
– Һаман яшь чактагы кебек йөгереп ташыйсың бит суны.
Шулвакыт Гөлзимәнең колагында яшь чактагы Шакир тавышының үзе генә аера алган бер моңы яңгырап китә.
– Шакир, син бит?
– Әйе, мин.
Дистә еллар күрешмәгән авылдашлар бер мәл бер-берсенә карашып басып тора.
Сүзне Шакир дәвам итә:
– Гөлзимә, күпме гомер үтте, мин сине гел уйлап йөрим. Бер соравым гел үзем белән йөри. Шуны сорыйсы иде үзеңнән.
– Нинди сорау ул, сорап кара.
– Яшь чакта, колхозга печән чапканда син он бүлә идең. Шул вакытта миңа гел ике кашык онны артык яздың. Нигә шулай эшләдең син, Гөлзимә?
– Әй, юләр, шуны да аңламый идеңмени?! Ярата идем бит мин сине! – дип җаваплый Гөлзимә һәм узып китә.
Шакир аптырап басып кала…
Берничә көннән Гөлзимә туганнары белән чишмә буена ял итәргә чыга. Самавыр куеп кыр чәе кайнаталар, учак ягып, күмердә ит кыздыралар. Көлешәләр, сөйләшәләр, табын корып, сыйланалар. Шул вакыт Шакир килә. Гөлзимәне чакырып алып сөйләшергә уйлый.
– Теге көнне бик кызык сүз әйттең, Гөлзимә. Шул турыда дәвам итәргә иде…
– Әнә, күрәсеңме түрдә утырган эшләпәле кешене. Минем ирем ул. Бик көнче кеше. Яхшы чакта моннан кит, Шакир. Юкса, сиңа да, миңа да кыенга булыр…
– Аңладым, – ди ир һәм авылга атлый.
– Быел җәй иремне җирләдем. Ялгызым калдым. “Әрләшергә”, сөйләшергә кеше калмагач, яшь чактагы вакыйгалар искә төшә, уйландыра. Әнә шул унөч яшьлек чагымда тырышып он бүлгәннән кызыгып китеп, кырык елдан артык гомеремне сәүдәгә багышладым, – дип тәмамлады сүзен уңганлыкта тиңе булмаган Гөлзимә апа.
Аида ХӘЙРЕТДИНОВА, Башкортстан, Балтач районы. Акчарлак Фото: fb.ru