Бәхетне тулысы белән аны югалткач кына аңлыйсың икән. Тормышта югалтулар булмый тормый. Була. Ләкин иң зур югалту ул – гомерлек юлдашың белән хушлашу, аны мәңгелеккә озату икән. Моны тик үзе шуны кичергән кеше генә аңлый ала. Мин үзем моны хәләл җефетем Люциямнең вафатыннан соң аңладым. Улыбыз Илдарның күз яшьләрен түгә-түгә, сөекле әнисен үз кулы белән җир куенына иңдерүе безнең өчен иң зур югалту булды.
Люциям белән без 1963 елның 21 сентябрендә кавыштык. Бу елның 21 сентябре аның бу дөньядагы соңгы көне булды. Төп-төгәл 55 ел бергә бәхетле гомер кичердек.
Безнең әтиләребез сугыштан әйләнеп кайтмады. Ятим балачагыбызны без бергә үткәрдек. Бер мәктәптә укыдык, бер үк Шөгер тавы сукмакларын таптадык.
Мин аны шул вакыттан ук ярата идем. Үсә, өлгерә торган саен аның белән бергә гомер итү турында хыялланып яшәдем. Хыялым тормышка ашты. Аллаһы Тәгалә аны миңа бүләк итте.
Авырлыклар да булмады түгел. Безне, авыл балаларын, Казан үзенә бик тиз һәм җиңел генә кабул итәргә теләмәде. Мин – аспирант, ул педагогия институтын тәмамлаган химия белгече буларак, укытучылар белемен күтәрү институтында эшли башлады. Фатирыбыз юк. Бер урыннан икенчесенә күчеп яшибез. Өстәвенә ике балабыз да туды.
Кандидатлык диссертациясен яклагач мине КПСС Өлкә комитетына эшкә чакырдылар һәм шәһәр уртасында яңа гына өлгергән йортта фатир тәкъдим иттеләр. Ләкин Люциям: “Юк, син университеттан китәргә тиеш түгел!” – диде. Казанда культура институты ачылгач мине, анда да фатир вәгъдә итеп, кафедра мөдирлегенә тәкъдим иттеләр. Бу юлы да Люциямнең фикере нык булды: “Син университетта калырга тиешсең!” Шулай булды да.
Люция укырга ярата, бик күп укый иде. Бигрәк тә татар газета-журналларын. Һәрбер язмага аның үз фикере була торды. Иң яраткан басмалары “Сөембикә” журналы, “Ватаным Татарстан” һәм “Шәһри Казан” газеталары иде. Ул шулай ук “Звезда Поволжья” газетасын җентекләп укый килде. Минем язганнарымның барысын да тәнкыйди күзлек белән бәяли иде. Мактау сүзләрен бик сирәк әйтте. Үзсенмәсен дигәндер инде, күрәсең.
Татар конгрессын җитәкләгән елларымда Татарстаннан читтә яшәгән милләттәшләребез фатирыбыздан өзелмәде. Люция аларны һәрвакыт ачык йөз белән каршы алыр, алар белән рәхәтләнеп, кызыксынып сөйләшер, үзе пешергән тәмле ризыклар белән сыйлар иде. Читтәге дусларыбыз аны юксыналар, сагынып искә төшерәләр.
Без шатлыкларыбызны да, кайгыларыбызны да бергә кичердек, һәрвакыт бер-беребезгә терәк булдык. Кайгы килгән чаклар да булды. Газиз балабыз Айратны, әниләребезне, якыннан-якын туганнарыбызны җир куенына озаттык. Ләкин бу югалтулар хәләлемнең түземлелеге, сабырлыгы аркасында бәхетле тормышыбызның мизгелләре генә булып калдылар.
Быел университетка эшкә килүемә 60 ел булды. Факультет деканы да, кафедра мөдире дә булдым, Татарстан Фәннәр академиясенә дә сайландым. Хәзер инде менә 30 елдан артык тарих фәннәре буенча докторлык диссертацияләрен яклау Советын җитәклим. Боларның барысында да Люциямнең өлеше ярылып ята.
Әгәр дә янымда Люциям булмаса, мин, гап-гади авыл малае, моңа һәм башка бик күп уңышларга ирешкән булыр идеммени соң? Юк, юк, бу һич кенә дә мөмкин булмас иде. Ансыз минем сансыз булып калуым да ихтимал иде. Хаталарым, ялгышларым шактый күп булды, ләкин ул мине алардан саклап кала белде.
Ул – тумыштан чын педагог. Укытучылык эшен яратты һәм үз вазифаларын һәрвакыт зур уңышлар белән башкара килде. Укытучылар белемен күтәрү институтында химия кабинеты мөдире, аннан соң шәһәр мәгариф идарәсендә методика кабинеты мөдире булып эшләде. Аның тырышлыгы белән республикада химия буенча олимпиадалар һәм башка бик күп чаралар үткәрү гадәткә кереп китте. Талантлы яшьләрне барлау, аларга юл ачу аның иң яраткан гамәлләренең берсе иде.
Аны – СССРның мәгариф отличнигын, Татарстанның атказан укытучысын, башка бик күп бүләкләр иясен хезмәттәшләре, үзләренә тормышта дөрес юл күрсәткән укучылары яраталар иде. Алар аны бүген дә сагынып исләренә төшерәләр. Юксыналар.
Яратмаслык та түгел иде шул аны. Ул кешеләрне яратып, аларга изгелекләр кылып гомер кичерде. Милләтебезне, Татарстаныбызны, аның халкын яратып яшәде. Республикабыз өчен сынаулы елларда ул һәрдаим аның язмышы белән яшәде. Татар язмышын үз язмышыдай кабул итте. Аның телебезне рәнҗетүләре өчен өзгәләнүләре бүгенгедәй күз алдымда.
Татар моңы аның нечкә күңелен биләп алган иде, ул бигрәк тә якын танышларыбыз Зөһрә Сәхәбиеваның, Хәйдәр Бигичев, Мирсәет Сөнгатуллин, Шамил Әхмәтҗанов, Зөһрә Шәрифуллинаның халык җырларын башкаруларын яратып тыңлый иде. Ләкин минем җырлавым, әллә ни осталыгым булмаса да, аңа бигрәк тә хуш килә иде.
Люция табигатьне ярата иде, бакчабыздагы үзе тырышып үстергән яшелчә, җиләк-җимешне туганнарга, дусларга, бигрәк тә мохтаҗларга өләшү аның өчен җан азыгы булды. Дусларыбыз, күршеләребез аңардан бакча җимешләрен үстерү ысулларын өйрәнделәр. Ул күпләрнең күңелләрендә ярдәмчел, кешеләргә комачау һәм борчу тудырмастай тыйнак, намуслы зат булып калды.
Мин аның белән бәхетле тормыш кичердем. Аяныч ки, ул һич кенә көтмәгәндә, безнең арабыздан китте.
Шулай да ул күп вакыт янымда кебек. Тик кебек кенә шул! Чынымда исә ул юк. Янымда бушлык.
Юксынам мин аны, аның белән бергә үткән гомеремне сагынам. Аны саклап кала алмавыма үкенәм. Гафу итә күрсен иде ул мине!
Күз яшьләремне тыя алмастан, рәсеменә карыйм, аның белән сөйләшкәндәй булам: “Рәнҗемә миңа, рәнҗемә, күз нурым! Синең китүең – йөрәгемдә ахыр көнемәчә төзәлмәстәй яра. Юксынам сине, хуш, бәгърем, тыныч йокла, урының җәннәттә булсын!”
Күңелемдә никадәр сызлаулар булуына да карамастан, мин хәләл җефетем Люциям белән затлы гомер кичерүем белән бәхетле. Шушы бәхет соңгы көннәремә кадәр минем ышанычлы юлдашым була күрсен иде! Иң зур теләгем шул.
Индус Таһиров Чыганак: Ватаным Татарстан Фото: pixabay.com