Россиядә микрофинанс оешмаларын чикләргә телиләр. Бер генә кредитын булса да түләүне кичектерүчеләргә микроәҗәт бирүне тыю тәкъдиме белән Кулланучылар җәмгыятьләренең халыкара конфедерациясе чыкты. Мондый фикер тиктомалдан гына барлыкка килми, билгеле. Ил халкы үзен беренче тапкыр иркенгә чыккан бозау кебек тота: бирәләр икән, теләсә нинди процент белән акча алырга атлыгып тора.
Нәтиҗәдә түләнүдән туктаган әҗәтләр саны прогрессия тәртибендә үсә, банк системасын какшатырлык дәрәҗәгә җитә. Беренче тапкыр банк ишеген ачып, әҗәткә акча сораганда, адәм баласы белеп бетерми әле: бу – беренче рюмка исерткеч эчү яисә беренче доза наркотик кадап карауга тиң адым. Һәрбер тыелган һәм хәрам нәрсә кебек үк, процентлы кредитлар да хирыслык дигән чир барлыкка китерә. Үз-үзен контрольдә тотып, беренче әҗәт акчасы белән тыелып калучылар котыла ул чирдән. Әмма банкка никадәр күбрәк мөрәҗәгать итәсең, тәндә шуның кадәр зуррак физиологик үзгәрешләр пәйда була һәм бәйлелек дигән чир үзен озак көттерми.
“Бер куллы бандит” дип аталган уен автоматлары чорын искә төшерегез әле. Отыш уены белән мавыгучылар нинди хәлгә килде? Әле ярый отыш уены бизнесын тыеп өлгерделәр, югыйсә илнең ярты халкын психиатрик клиникаларда дәваларга туры киләчәк иде. Аның каравы отыш уены урынына банкирлар салган ятьмә миләрне һәм җаннарны ауларга кереште. Банктан әҗәткә акча алуга, офыклар артында булып тоелган матур тормышның гүзәл сурәтләре алдыңа килә дә баса: затлы машинага ия буласың, нигездән үк башлап яхшы йорт салып керү дә берни дә тормый, кием-салым һәм көнкүреш техникасы турында әйтеп тә торасы юк. Тик алган акчаны процентлар белән түлисе бар шул.
Җитмәсә, рибачылар дә мәкерле. Килешү кәгазьләрен шундый итеп төзиләр: имза салганда укып тормый гына сырлаучылар соңыннан аһ итә – процентлы әҗәтне түләп бетердем дигәннән соң да шактый зур суммада бирәчәгең калган булып чыга. Ә инде эштән кыскартылу, авырып китү сәбәпле түләүне кичектерсәң, пеня һәм штрафлар бугаздан кысып ала. Үрмәкүч авына төшкән чебен шикелле чәбәләнүләр китә инде шуннан соң. Бер банкның ишегеннән чыгып, икенчесенә юнәлә риба коллары.
Әҗәтле үлмәс дип, берничә кредит богавын кигәч, инде кадерле малдан колак кагу вакыты җиткәне дә аңлашыла башлый. Башта коллекторлар теңкәңне корыта. Даими куркаклык һәм депрессия халәте башлана, таза гына ирләр туктаусыз күз яше түгә. Танышлардан акча алып, хәлне җиңеләйтергә тырышу озакка сузыла алмый, чөнки сине барысы да танып өлгерә. Синең өчен ишекләр бикләнә, телефонда синең номер пәйда булу белән өзеп куялар. Менә шул чакта микрофинанс оешмалары хәлгә керә дә инде. Алар, әҗәтең бармы, дип сорап тормый, хезмәт хакы турында белешмә дә таләп итми, яшькә һәм сәламәтлеккә дә карамый, паспорт белән киләсең һәм акчалы булып чыгып китәсең…
Тик процентлар гына күкнең югары катларына җитә торган. Еллык процент күләме 550дән алып 800гә кадәр тирбәлә. “Быстроденьги” дигән оешма, мәсәлән, 803 процент белән бирә акчаны. Ун мең сум алсаң, ел ахырына кадәр 80 мең 300 сум бирергә туры киләчәк дигән сүз инде монысы. Берничә көннән алып, бер айга кадәр генә алганда, арттырып түлисе акча алай күп булып тоелмый. Бер көнгә бер процент, ике процент, өч процент кына. Алганда түләп булыр төсле тоела. Тик һаман да шул схема кабатлана инде: аз гына кичектердеңме, пеня һәм штрафлар өстәлеп, микроәҗәт күтәреп булмаслык йөккә әверелә.
Әҗәтне алуның гадилеге кешеләрдә иллюзия барлыкка китерә, йомырканы ватмыйча гына тәбә пешереп була дип уйлаучылар күбәя. Утыздан алып иллегә кадәр микрокредит җыйган кешеләр дә бар икән. Менә шуларның күбәюе, үзләре өчен генә түгел, икътисад өчен дә проблемага әйләнә. Кредит түләүчеләр бар бюджетларын шуңа сарыф итеп, куллану базарыннан файдалана алмый башлый. Сорау кимү сәбәпле, сәүдә әйләнеше акрыная. Әҗәтләр кичектерелү этабына кереп, финанс системасын чайкалдыра башлый. Икътисадка эшләргә тиешле акчаны гаҗәп зур “бүрәнкә”ләр белән суыртып баючы микрофинанс оешмалары синең авыр хәлеңә дә, илдә финанс давылы кузгалуга да артык кайгырмый, чөнки үз өсләренә яуган акча яңгыры канәгатьләндерә аларны.
Инде югарыда әйтелгән тәкъдимгә әйләнеп кайтыйк. Микрофинанс оешмалары Кулланучылар җәмгыятьләренең халыкара конфедерациясе керткән тәкъдимгә буйсынып, бурыч сорап килүчеләрнең кредит тарихлары белән кызыксынып мәшәкатьләнерме? Юктыр, мөгаен, чөнки, бердән, болай да мәгълүм бит инде: кешенең банкта түләнмәгән әҗәте булмаса, зур процентка тиенләп акча сорап килми; икенчедән, кредит тарихлары белән танышу өчен акча түләргә кирәк, ул акчаны кемгәдер түләүгә караганда, кредит итеп биреп җибәрү күпкә отышлырак. Шуңа күрә бу уңайдан ниндидер закон кабул итәргә ниятләсәләр, рибачылар депутатларны үз ягына аударып, ул канунны бик йомшак итү өчен, яисә бөтенләй үткәрмәү өчен, акчаларын кызганмас.
Коллекторлар турындагы канун белән ничек булды, монысы белән дә шулай булачак. Процентлы әҗәтләр бар икән, халыкны талаучылар да, түләнмәгән әҗәтләрне кайтару белән шөгыльләнүче профессиональ һәм законлы бандитлар да бетмәячәк. Бу өлкәдә уңышка китерә торган бер генә идеаль адым бар: процентлы бурычлар тыела дигән өч сүздән торган бер канун кабул итәсең. Тик бөтен эшчәнлеге шул процент табышына корылган җәмгыять моның белән беркайчан да килешмәячәк, әлбәттә. Ә инде җиңел ысул белән акча алып, кредит исереклегенә төшүчеләргә шуны искәртәсе килә: йомырканы ватмыйча гына тәбә пешерү мөмкин түгел, барысы өчен дә тынычлык һәм гаилә бәхете дигән алтыннан да кыйммәтрәк нәрсәләр белән түләргә туры киләчәк. Ә акчаны алдыңны да, артыңны да тикшермичә бирергә торучылар күп ул. Инде коммуналь түләүләрне дә микрокредит белән түләү көненә калгансың икән, тукта да уйлан: тормышыңда нәрсәнедер дөрес эшләмисең.
Рәшит Фәтхрахманов Фото һәм чыганак: Ватаным Татарстан