“Ак барс” Гагарин Кубогын откач, Казан командасы һөҗүмчесе Антон Ландер тизрәк гаиләсе янына кайтып китәргә ашыккан. Баксаң, ул вакытта хоккейчының әнисе куркыныч авыруга дучар булган икән. Хәзер Антонның әнисе Сюзанн ханым сихәтләнгән. Күптән түгел ул Казанда кунак булып китте. Аның “Ак барс” сайты хәбәрчесенә җиткергән кайбер фикерләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.
– Быел март аенда табибка күренергә бардым. Эшләрне төгәлләп чыгып китәргә җыенганда, ул миңа тагын бер атнадан килергә кушты. Килдем һәм миңа куркыныч хәбәр җиткерделәр: аналык җиңсәсендә яман шеш табылган, – дип сөйли Сюзанн. – Башта куркып калдым. Бәлки, анализларымны башка кешенеке белән бутаганнардыр, дип үз-үземне юаттым. Әмма миңа моның дөрес икәнен, тиз арада дәвалану кирәген әйттеләр. Операция ясап булмый иде. Химия терапиясе һәм нурланыш ала башладым. Шулай итеп бер ай ярым йөрдем. Аннан соң тернәкләнү өчен 4 ай вакыт кирәк булды. Миндәге кебек авыруларны Швециядә бер генә хастаханәдә дәвалыйлар. Ул бездән ерак түгел. Җитмәсә, анда минем яхшы танышым эшли. Табиблар яман шеш диагнозын куюга, сиңа башкача мөнәсәбәт барлыкка килә. Элек аякларымны күрсәтер өчен ортопедка эләгүне көтә идем, чир ачыклангач, тиз арада җибәрделәр. Бездә табиблар яман шешнең башка органга күчүенә юл куймаска тырыша.
Әлбәттә, башыгызга, хоккейчының әнисе булгач, дәвалану өчен акчасы да булгандыр, дигән уй килми калмагандыр. Баксаң, чит илдә бар да башкача икән. Кагыйдәсе шундый: авыру кеше дәвалану өчен күп дигәндә 7 мең сум акча тота ала. Шуннан арта икән, калганын дәүләт түли.
– Дәваланган вакытта хасталык кәгазе бирәләр. Тернәкләнү үткәндә төрлечә була. Миңа, мәсәлән, җитәкчем ял бирде. Төрле авыруларга төрлечә караш. Кайчак эш урыны саклана, 80 процент хезмәт хакын дәүләт түли, 10 процентын эш бирүче күтәрә. Бу пособиене алыр өчен, табиблар кушканны үтәргә кирәк, – ди Сюзанн ханым. – Хәзер кеше үз сәламәтлегенә игътибарлы була башлады. Швециядә инде кечкенә кызларга аналык җиңсәсе яман шешенә каршы вакцина ясыйлар. Күптән түгел мин дә тәмам терелеп беткәнемне белдем. Димәк, вакытында дәваланырга, чирне яшермәскә кирәк икән.
Антон Ландер да, аның гаиләсе дә хәйриячелек белән шөгыльләнә икән. “Бу эшкә күптән алындык. Каенанам яман шештән үлеп китте. Шуңа күрә мондый хәлләргә башкача карыйбыз. Улым “Тимре” командасында уйнаганда, иптәшләре белән хастаханәдә дәваланган балалар янына барып йөри иде. Бу эш шуннан бирле дәвам итә, – ди Сюзанн ханым. – Сездә хәйриячелек турында башкаларга сөйләргә тырышмыйлар дисезме? Ә без бу хакта башкалар да шундый эшкә алынсын өчен сөйлибез. Ярдәм итү турында барысы да белә икән, димәк, тагын кемгәдер булыша алачаклар”.
“Ак барс” хоккейчысы Антон Ландер да шул фикердә. “Хәйриячелек белән үзеңне күрсәтү өчен шөгыльләнмиләр. Монысын барысы да белә. Сер түгел, барлык кешедә дә миндәге кебек мөмкинлек юк. Туганда ук авыру булган балалар бар. Аларга ярдәм күрсәтә, елмаю бүләк итә алуыма сөенәм. Миңа шул да җитә. Кешеләр проблемалар турында белеп торсын, башкаларга ярдәм кулы сузсын өчен, хәйриячелек турында сөйләшергә кирәк”.
Гөлгенә Шиһапова Ватаным Татарстан Фото: ak-bars.ru