“Ак барс” һөҗүмчесе Антон Ландерның әнисе ничек яман чирне җиңүен сөйли

-- Лэйсирэ

“Ак барс” Гагарин Кубогын откач, Казан командасы һөҗүмчесе Антон Ландер тизрәк гаиләсе янына кайтып китәргә ашыккан. Баксаң, ул вакытта хоккейчының әнисе куркыныч авыруга дучар булган икән. Хәзер Антонның әнисе Сюзанн ханым сихәтләнгән. Күптән түгел ул Казанда кунак булып китте. Аның “Ак барс” сайты хәбәрчесенә җиткергән кайбер фикерләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

– Быел март аенда табибка күренергә бардым. Эшләрне төгәлләп чыгып китәргә җыен­ганда, ул миңа тагын бер атнадан килергә кушты. Килдем һәм миңа куркыныч хәбәр җит­керделәр: аналык җиңсәсендә яман шеш табылган, – дип сөйли Сюзанн. – Башта куркып калдым. Бәлки, анализларымны башка кешенеке белән бутаганнардыр, дип үз-үземне юаттым. Әмма миңа моның дөрес икәнен, тиз арада дәвалану кирәген әйтте­ләр. Операция ясап булмый иде. Химия терапиясе һәм нурланыш ала башладым. Шулай итеп бер ай ярым йөрдем. Аннан соң тернәкләнү өчен 4 ай вакыт кирәк булды. Миндәге кебек авыруларны Швециядә бер генә хастаханәдә дәвалыйлар. Ул бездән ерак түгел. Җитмәсә, анда минем яхшы танышым эшли. Табиблар яман шеш диагнозын куюга, сиңа башкача мөнәсәбәт барлыкка килә. Элек аяк­ларымны күрсәтер өчен ортопедка эләгүне көтә идем, чир ачыклангач, тиз арада җибәрделәр. Бездә табиблар яман шешнең башка органга күчүенә юл куймаска тырыша.

Әлбәттә, башыгызга, хоккей­чының әнисе булгач, дәвалану өчен акчасы да булгандыр, дигән уй килми калмагандыр. Баксаң, чит илдә бар да башкача икән. Кагыйдәсе шундый: авыру кеше дәвалану өчен күп дигәндә 7 мең сум акча тота ала. Шуннан арта икән, калганын дәүләт түли.

– Дәваланган вакытта хасталык кәгазе бирәләр. Тернәкләнү үт­кәндә төрлечә була. Миңа, мәсәлән, җитәкчем ял бирде. Төрле авыруларга төрлечә караш. Кайчак эш урыны саклана, 80 процент хезмәт хакын дәүләт түли, 10 процентын эш бирүче күтәрә. Бу пособиене алыр өчен, табиблар кушканны үтәргә кирәк, – ди Сюзанн ханым. – Хәзер кеше үз сәла­мәтлегенә игътибарлы була башлады. Швециядә инде кечкенә кызларга аналык җиңсәсе яман шешенә каршы вакцина ясыйлар. Күптән түгел мин дә тәмам терелеп беткәнемне белдем. Димәк, вакытында дәва­ла­нырга, чирне яшер­мәскә кирәк икән.

Антон Ландер да, аның гаи­ләсе дә хәйриячелек белән шө­гыльләнә икән. “Бу эшкә күптән алындык. Каенанам яман шештән үлеп китте. Шуңа күрә мондый хәлләргә башкача карыйбыз. Улым “Тимре” командасында уйнаганда, иптәшләре белән хас­таханәдә дәваланган балалар янына барып йөри иде. Бу эш шуннан бирле дәвам итә, – ди Сюзанн ханым. – Сездә хәй­рия­челек турында башкаларга сөй­ләргә тырышмыйлар дисезме? Ә без бу хакта башкалар да шундый эшкә алынсын өчен сөйлибез. Ярдәм итү турында барысы да белә икән, димәк, тагын кемгәдер булыша алачаклар”.

“Ак барс” хоккейчысы Антон Ландер да шул фикердә. “Хәй­риячелек белән үзеңне күрсәтү өчен шөгыльләнмиләр. Монысын барысы да белә. Сер түгел, барлык кешедә дә миндәге кебек мөмкинлек юк. Туганда ук авыру булган балалар бар. Аларга ярдәм күрсәтә, елмаю бүләк итә алуыма сөенәм. Миңа шул да җитә. Кешеләр проблемалар турында белеп торсын, башкаларга ярдәм кулы сузсын өчен, хәй­риячелек турында сөй­ләшергә кирәк”.

Гөлгенә Шиһапова

Ватаным Татарстан

Фото: ak-bars.ru

Бәйле