Кызык инде без: дүшәмбе җитүгә, җомганы көтә башлыйбыз. Ни дисәң дә, атна буе арып-талып эшләгәннән соң, бер-ике көн ял да итәсе килә. Хыяллануы да рәхәт бит: җомга көнне эшеңнән кайтасың, татар җырчыларының матур җырын кушасың да рәхәтләнеп ял итәсең. Ә шуңа тәмле бәлешне һәм күптән аралашмаган дусларың белән күрешүне дә өстәсәң… Нәкъ Ранил Гарипов оештыра торган «Бәлешпати» була инде.
Татарча дискәтүк дип сүз кузгатышка, өлкәнрәк яшьтәгеләр читкә китәргә ашыга. Биеп-җырлау, күңел ачу яшьләр өчен генә, имеш. Менә җырчы һәм мәҗлесләр алып баручы Арча егете Ранил Гарипов оештыра торган «Бәлешпати» дискәтүгенә барып карасагыз, бәлки, уегыздан кире дә кайтыр идегез.
– «Бәлешпати» – ул күптән күрешмәгән дусларың белән аралашу, яңа дуслар табу, чын татар җырларын тыңлап ял итү чарасы. Моның өстенә тәмле бәлеш ашау мөмкинлеге дә бар, – ди Ранил Гарипов.
Казаныбызда күңел ачу чаралары, төрле дискәтүкләр еш оештырылса да, чын татарча күңел ачу урыннары бик сирәк. Кайберсенә татарча музыка тыңлыйм дип керәсең – чит ил җырлары башлана, татар кешеләре белән күрешим дисең – алары да урысча гына сөйләшә. Нәкъ шушы проблеманы хәл итәргә тели дә инде Ранил: «Татарский дворик» дип аталган уңайлы һәм җыйнак кафеда кич белән татарлар өчен күңел ачу чарасы – дискәтүк оештыра.
– Бу кафеның ачылуына әле бер ай гына, шуңа да күпләр аның адресын да, кая урнашканын да белми. Ләкин шуңа да карамастан кафе уңайлы, монда биергә дә, утырырга да, күңел ачарга да, ял итәргә дә урын җитә. Ләкин иң төп өстенлеге – биредә бик тәмле бәлеш пешерәләр, – ди, елмаеп Ранил. – Белгәнебезчә, бәлеш – ул татарның милли ризыгы. Элек-электән үк бәлеш берләштерү ризыгы булган. Әйтик, өчпочмак – ул өч яклы һәм кечкенә. Аны кеше берүзе ашый, ә бәлешне бит һәрвакытта да гаилә, дусларың белән җыелып авыз итәсең. Менә шулай итеп татарларның берләшүен оештырырга телим дә инде мин.
Башка дискәтүкләрдән аермалы буларак, «Бәлешпати» җанлы аралашуны, ирекле «концерт»ны хәтерләтә. Биредә җырлыйсы килгән кеше – сәхнәгә чыгып җырлый, гармунда уйныйсы килгәне – уйный, биисе килгәне бии ала. Гомумән, татарларга хас булган җыр-моң, барысын да халык арасына чыгып күрсәтү мөмкинлеге бар. Кем белә, әллә шушы чыгыштан соң, син үзеңне җырчы итеп танытырсың?
– Әлегә бу эшне оештырып, башлап кына карыйм, әлбәттә. Килеп чыгар дип өметләнәм. Алга таба да планнар зурдан үзе: атна саен берәр танылган җырчыны чакыру да исәптә бар, – дип сөйли Ранил.
Әле яңа гына оештырыла башлауга карамастан, 8нче ноябрь көнне үткән «Бәлешпати»га кеше хәйран җыелган иде. Вакыты да уңайлы – кичке 7дә башлана. Күп кенә дискәтүкләргә кичке тугызсыз кертмиләр, сәгать теле унга җитмичә, артистлар җырларга да чыкмый, ә аннары инде йокы килә һәм кайту ягына карый башлыйсың бит.
Матур итеп тезелгән өстәлләр, камыр ризыгы исе, бию һәм көлүләр, берләштерә торган бәлеш тәме, тере тавышка җырлаучы Ранил Гарипов – болар барысы да шул көннең истәлеге.
– Бу чараның буласын интернет аша белдем. «Татар мохите, татар җырлары» дигән язулар кызыктырды. Аннары менә бәлеш ашау, «бәлешпати» дигән кызыклы исем тартты үзенә. Дуслар, күптән күрмәгән коллегалар белән дә очрашу өчен яхшы урын икән, – дип сөйләде бирегә килгән журналист Эльмира Сәләхова. – Татарлар өчен менә дигән очрашу урыны бу. Хәзер тел мәсьәләсе бик кискен торган заманда мондый чаралар бик кирәк. Әле киләчәктә моның программасы баер, һичшиксез үсәр.
Биредә башка кафелардагы кебек компания компаниягә ят түгел, кич дәвамында аралашып, бер-берсен биергә чакырыша торгач, ял итүчеләр танышып берләшеп бетте. Нәіь авылдагыча, үзебезчә татарча, җылы бәйрәм, бер гаилә бәйрәме булды бу.
«Беренче коймак төерле» була дигән әйтемне һәркемнең дә ишеткәне бар, билгеле. Әгәр шуңа ышанып, төерле «бәлеш» ашыйсым килми, дип уйласагыз – шикләнмәгез: бәлешнең беренчесе пеште инде. Ә Ранил Гарипов кебек татар халкы өчен кызыклы чаралар оештыручы яшьләребезгә рәхмәт кенә әйтәсе кала!
P.S. «Бәлешпати»ның чираттагысы 15нче ноябрь көнне сәгать 19:00да Академик Губкин урамы, 31нче А йорты адресы буенча урнашкан «Татарский дворик» кафесында узачак. Кыскасы, «Бәлешпати» сезне һәр пәнҗешәмбе көннәрендә көтә.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА, КФУ студенты, Безнең гәҗит