Кыш кайчан башлана? Әлеге сорауга җавапны Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин белә. “Республикада кар бу шимбәдә үк явачак”, – дип фаразлады ул Хөкүмәт йортында узган брифингта. Юлчылар исә кышка әзер! Бозлавыкка каршы көрәштә тозны гына да 12 мең тонна әзерләп куйганнар әнә. Тик Казан урамнары өчен түгел.
Ел башыннан бирле Татарстан юллары 88 чакрымга озынайган. Шуның 69 чакрымы – авыл халкы көтеп алган шатлык. “Республикада 28 торак пункт зур юлга тоташтырылды, Татарстанда яшәүче ике мең ярымнан да күбрәк кеше юллы булды”, – дип белдерде Ленар Сафин. Агымдагы елда 331 чакрым төбәк автомобиль юлын төзекләндергәннәр. Муниципаль программалар нигезендә, торак пунктларда 550 чакрым юл-урам челтәре яңартылган. “230 чакрым гамәлдәге таш юлларны яңарттык, авыл юлларына 220 чакрым озынлыкта вак таш җәйдек”, – диде министр.
Агымдагы елда Татарстанда “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” федераль проекты кысасында, Казан һәм Чаллы агломерацияләрендә юлларның торышын тәртипкә китерү буенча эш дәвам итә. “Ул өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора”, – диде Ленар Сафин. Билгеле булганча, проектны тормышка ашыру өчен кирәкле акчаның яртысы – федераль бюджеттан, калганы республика казнасыннан бирелә. Уртак тырышлык белән быел Казан агломерациясендә 113 мең чакрымнан артык юлны тәртипкә китергәннәр. Барлыгы 1 миллиард 600 миллион сумлык эш башкарылган. Чаллы агломерациясендә 41,85 чакрым юл тиешле таләпләргә туры китереп яңартылган. “Башкарылган эшнең нәтиҗәсе буларак, быелның тугыз аенда төбәк юлларында юл һәлакәтләре саны – 2,1, юлда үлүчеләр саны – 13,9, зыян күрүчеләр исә 1,5 процентка кимегән”, – диде министр. 2016 ел белән чагыштырганда, Татарстанда юл һәлакәте күп булган урыннар саны 73 процентка азрак теркәлгән. “Киләсе елдан Түбән Кама да федераль проектка кертеләчәк, – дип тә искә төшерде Ленар Сафин. – Түбән Кама агломерациясен финанслау 400 миллион сум тәшкил итәчәк. Казан һәм Чаллыдан аермалы буларак, тиешле сумманың 80 проценты федераль үзәктән бүлеп биреләчәк. Моннан тыш, Федераль юл агентлыгы төбәк юлларының торышын тәртипкә китерүне дә күз уңында тота”.
Ел ахырына таба юл төзүчеләр җиңел сулап куйса, юлларны тәртиптә тоту өчен җаваплы оешмаларның “урак өсте” башлана гына әле. Министр фаразын синоптиклар да куәтли. Татарстанда кыш бу атна ахырында ук башланырга мөмкин. Юлларны кар-буран күмеп китмәсен өчен, барлыгы 1 мең 143 махсус техника әзерләп куйганнар. Шул исәптән, 392 юл машинасы, 142 автогрейдер бар. “Алар барысы да ГЛОНАСС системасына тоташкан һәм кышкы шартларда эшләргә әзер. Һава торышына бәйле үзгәрешләр турындагы мәгълүмат автомобиль юлларында урнашкан 56 метеостанция аша килеп ирешә”, – диделәр брифингта.
Хәер алда безне нинди кыш көтәсен министр да белми. Бу хакта ул үзе әйтте. Аякны алдан киенеп, юлчылар бозлавыкка каршы көрәш өчен 404 мең тонна ком-тоз катнашмасы, 12 мең тонна тоз һәм 17,7 мең тонна махсус реагент әзерләп куйган. Алар барысы да үзебездә чыгарыла һәм җитештерелә, сыйфаты ГОСТ таләпләренә җавап бирә, дип тә ассызыкладылар брифингта. Кыш көне юлга сипкән катнашмаларның аяк киемен генә түгел, “тимер ат”ларны да эштән чыгаруына ишарәләделәр, ахры. “Тоз – тоз инде ул”, – диде Ленар Сафин.
Казан халкына исә аяк астындагы тоздан куркасы юк. Чөнки башкалада бозлавыкка каршы көрәштә чиста тозны үзен генә файдаланмыйлар. “Икенче ел рәттән юлларга махсус реагент сибәчәкбез. Ул экологик яктан чиста һәм транспорт чараларына бернинди куркыныч тудырмый. Барлыгы 200 мең тонна реагент һәм 80 мең тонна ком-тоз катнашмасы әзерләп куйдык”, – дип сөйләде Казан башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Альберт Ибраһимов. Юлларны карап торуга быел 1 миллиард 180 миллион сум акча каралса, шуның 700 миллион сумы кыш айларында тотылачак дип көтелә. Алдагы ел белән чагыштырганда, чыгымнар артмаган.
Ленар Сафин исә бу ялларда юлга чыгарга җыенучыларны кисәтте. “Җитди сәбәпләрсез юлга чыкмаска тырышыгыз, тәгәрмәчләрне кышкыга алмаштырыгыз, юлда аеруча сак булыгыз”, – дип киңәш итте ул машиналыларга. Кем әйтмешли, гадәттәгечә, кыш көтмәгәндә генә килеп җитмәсен.
Эльвира ВӘЛИЕВА, ВТ