//Юлия Насыбуллина//Tatar Today//

Хәния Фәрхинең баянчысы, «Син дөньяда яши» җырының көй авторы Илнур Саттаров Рифат Зарипов төркемендә эшли башлаган. «Хәния апаның вафатын бик авыр кичердем. Яңадан сәхнәгә чыга алырмын кебек тә түгел идем. Хәния апа үлгәч газельгә утырдым һәм йөк ташучы булып эшли башладым», ди Илнур Саттаров.

— Илнур, нигә сәхнәгә башка чыга алмам кебек иде, дисең?
— Хәния Фәрхидә эшләү безнең өчен Алла Пугачевада эшләүгә тиң иде. Аннан соң башка җырчыга барып эшләү теләге бөтенләй булмады. Ул вакытта сәхнәгә борылып та карыйсым килмәде. Шуңа күрә газельгә утырдым.

— Хәзер син Рифат Зарипов төркемендә эшлисең. Ничек сәхнәгә яңадан кайтырга булдың?
— Сәхнә сагындырды. Шуның буенча укыгач, белем алгач, ничә еллар сәхнәдә эшләгәч китеп булмый икән ул. Рифат Зарипов үз төркеменә чакыргач, юк дип әйтә алмадым. Быелгы концертка үзенчәлекле номер, Хәния апаның җырларыннан торган тезмә ясадым. Халык бик яратып кабул итте. Кушылып җырлап утыралар.

— «Бәйрәм» ансамбле таралдымы?
— Юк, таралмады. Безне таратып булмый. Хәния апада эшләгән вакытларны барыбыз да сагынабыз. Кайвакыт «Бәйрәм» ансамбле егетләре белән студиягә җыелышабыз да, Хәния Фәрхинең җырларын уйнап утырабыз. Бер юлы күтәрелеп карасак, Гәбделхәй абый ишеккә сөялеп тыныч кына безне күзәтеп басып тора. Үзе елый. «Сагынасызмы?», ди. «Әллә нигә аякларым шушында алып килде бит. Үзем дә сагынам шул», ди. Гәдбелхай абый бик яхшы күңелле кеше ул. Хәния апа үлгәч безне студиягә җыйды. Төркемдә кем нинди уен коралында уйнаган шуларны үзебезгә бушка өләшеп чыкты. «Егетләр, алыгыз. Бу уен коралларыннан Хәния моңы агыла, Хәния көе чыга. Истәлеге итеп саклагыз. Сәхнәләрдә Хәниянең рухын яшәтегез», диде. Бу баян минем өчен иң кадерле бүләк. Әле һаман Хәния апаның җырларын көйләгәндә аның тавышын ишетәм.

— Хәния Фәрхи үлгәч Гәбделхәй абый турында начар сөйләделәр. Ул сүзләрне үзе ишетте микән?
— Гәбделхәй абыйны икенче хатын белән тора икән, диделәр. Башка сыймый торган нәрсәләр сөйлиләр, гонаһыннан да курыкмыйлар. Бер көнне генә Гәбделхәй абый белән күрешеп сөйләшеп утырдык. «Хәния минем хатыным булгач мин аңа тормыш иптәшем итеп карый идем. Аның нинди дәрәҗәле җырчы булуын хәзер аңлыйм менә», ди. Бик сагына. Уеннан да, теленнән дә төшерми үзен. Хәния апа ул чын халык җырчысы иде. Аңа багышлап көн саен шигырьләр иҗат итеп торалар, җырларын тыңлыйлар, сәхнәдән башкаралар. Мондый кешене ничек үлгән дип әйтәсең?! Халык күңелендә яши һәм мәңге яшәячәк ул Хәния апа.

— Хәния апа исән чагында да аны күп чәйнәделәр. Гайбәт сүзне ничек кабул итә иде ул?
— Хәния апа үзен сөйләүчеләргә һәрвакыт уңай карады. «Сөйләсеннәр, оныта гына күрмәсеннәр. Мәҗлес өстәле артында Салават белән Хәнияне сөйлиләр икән, димәк без популяр. Моңа борчылырга ярамый», дип әйтә иде. Ләкин кеше турында үлгәннән соң да, теләсә-нинди гайбәт сүзләр сөйләп, асылынган икән, ире кыйнаган икән дигән ялган сүзләр тарату ул инде бер нинди кысаларга да сыймый. Мондый сүзләр ишеткәч минем үземә дә бик авыр булды. Гаиләсенә, ире, балаларына нишләргә кирәк?

— Хәния апа җитәкче буларак нинди кеше иде?
— Аның кул астында эшләү ул үзе бер бәйрәм шикелле. Һәммәбезне кайгыртып, ярдәм итеп, гаиләләребезгә булышып яшәде. Эшләгән эшене күрә белде, яхшы түләде. Бер бәйрәмдә дә котламыйча калмады. Балаларыбыз туса балалар тудыру йортына кадәр килеп җитә иде. Аның безгә эшләгән яхшылыкларын мәңге онытырлык түгел. Хәния апа белән бергә узган юллар, соңгы концерт программасы кебек истә калсын иде.

Бәйле