Владимир Путинның Аксубай кызына нәрсә дип әйтүе билгеле булды

-- Лэйсирэ

Аксубай районыннан булган студент кыз Елизавета Крайновага Россия Президенты Владимир Путин гадел һәм ярдәмләшеп яшәргә киңәш иткән. Бу хакта “Аксубай” газетасы хәбәр итә.

Елизавета Крайнова Мәскәүгә “Россия ирекле хезмәткәре-2018” бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасына барган. Студент кызга Путин белән шәхсән аралашу бәхете елмая.

“ЦСКА Арена”да Лиза һәм тагын дүрт волонтер студент Владимир Путин белән очрашып, планнары белән уртаклаша. Президент аларга яхшы эшләр һәм проектлар башкаруда яшьнең әһәмияте юк, дип белдергән.

“Сиңа ничә яшь икәне мөһим түгел. Теләсә-нинди яшьтә волонтерлык хәрәкәтендә катнашырга, проектларыңны тормышка ашырырга була. Иң мөһиме, кешеләр белән гадел булырга һәм кулыңнан килгән кадәр булышырга кирәк”, дигән Владимир Путин.

Фото: коллаж Татар Тудей.

Бәйле