“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисенә кандидат итеп тәкъдим ителде. Бу хакта берлектә узган президиум утырышында билгеле булды.
Илшат Әминов кандидатурасын Татарстанның Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова тәкъдим итте.
«Съезд алдыннан үз кандидатурамны чыгарыйммы дип озак уйладым. Озак уйлагач, мин 24 ел бик зур срок дип карар кылдым. 24 ел — тормышымның зур өлеше. Вакытында китә белү мөһим. Минтимер Шәймиев безгә яхшы мисал бирде», — диде Римма Ратникова. Ул «депутат мандаты булган кеше берлеккә рәис булса, тагы да яхшырак булачак» дип, Илшат Әминов кандидатурасын ни өчен тәкъдим иткәнен әйтте.
2019 елның 24 гыйнварында ТР Журналистлар берлегенең XIX съезды узачак. Илшат Әминов — кандидатларның берсе генә. Калган кандидатлар кем булуы әлегә билгеле түгел.
Бу хакта тулырак: tatar-inform Фото: Реальное время