//Tatar-today//
7 гыйнварда 11 сәгать 41 минутта Казанда татар эстрадасы җырчылары Салават Миңнеханов һәм Гүзәлемнең кызлары туды.
Сабыйның авырлыгы 3 845 грамм, озынлыгы 56 сантиметр, дип хәбәр итте Гүзәлем Инстаграм битендә. «Тәүге тапкыр әни булдым. Без сине бик көттек», дип яза ул.
«Гаиләбезгә рәхим ит кызыбыз Мәдинә!
07.01.2019
11:41
3845 грамм
56 сантиметр
Аллаһ Бөек!», дип уртаклашкан яшь әти Салават Миңнеханов шулай ук Инстаграм битендә.