//Татар тудей//

27 гыйнвар көнне Уфаның Спорт Сараенда Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевның 45 яшьлек юбилей концерты узачак. Бу уңайдан бүген Әнвәр Уфа шәһәрендә урнашкан Телеүзәктә матбугат конференциясе үткәрде. Чараның ничек узуы, оригиналь сорауга нинди бүләк бирелүе турында «Тatar Todaу»га Әнвәр үз сөйләде.

«Бүгенге матбугат очрашуына Башкортстаннан бик күп журналистлар җыелды. Аларның шулкадәр күп булуына шаккатым да, шул ук вакытта чиксез сөендем дә. Күп төрле сораулар яңгырады, барысына да җавап биреп, очрашу матур гына узды. Килгән барлык кешеләр дә канәгать калды», — ди җырчы.

Аның сөйләвенчә, юбилей концертына әзерлек узган елның сентябрь аенда башланган. Әнвәр концертның музыкаль бизәлешен әзерләү, сәхнә киемнәрен, репертуарын барлау белән шөгыльләнә. «Спорт Сараенда беренче тапкыр башкорт телендә җыр башкарачакмын, Алла теләсә. Кунакларга килгәндә, эстраданың танылган артистлары — Айдар Галимов, Элвин Грей, Фирдүс Тямаев, Вильдан Яруллин, Ландыш Нигъмәтҗанова, Рифат Зарипов, Данир Сабиров, Филүс Каһиров, Алинә Дәүләтханова һәм бию коллективлары булыр дип көтелә. Югары сыйфатлы тавыш һәм ут куелачак», — дип сөйләде Әнвәр Нургалиев.

Матбугат конференциясендә бер журналист Әнвәрдән: «Җырны башкортча башлап, татарча тәмамлаганың булдымы?» — дип сораган. «Андый очраклар булды. Әйтик, Нариман Сабитов бәйгеләрендә башкортча җырларга кирәк бит. Җырны башкортча башлап, татарча тәмамлаган чаклар булды. Шушы сорауны иң оригинале дип таптым. Журналистка концертка ике кешелек чакыру тапшырылды», — диде Әнвәр.

Билгеле булганча, «Кырык биш» дигән үргә — дусларым белән бергә!» дип аталачак тамашага билетлар күптән сатылып беткән. Халык әлеге концертка эләгә алмавына дәгъва белдерү сәбәпле, Әнвәр сәхнәне Спорт Сараеның уртасында урнаштырырга булган. Шулай итеп, сатуга өстәмә билетлар чыгарылган. Концерт 27 гыйнварда 18 сәгатьтә башлана.

Бәйле