Әнвәр Нургалиев Элвин Грей белән ярышамы? Нигә Уфа спорт сараенда Башкортстан артистлары булмый?

-- Гузель

28 гыйнварда Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевка 45 яшь тулды. Җырчы юбилее уңаеннан Уфаның спорт сараенда грандиоз тамаша оештырды. Ни өчен Әнвәрне Элвин Грей белән ярыша дип уйлыйлар һәм ни сәбәпле җырчы концертка Уфа артистларын түгел, ә Казан артистларын чакырган? Tatar today Әнвәр Нургалиевның уй-фикерләре турында сорашты.

“Концерт мин көткәннән дә яхшырак узды, барысы да мин теләгәнчә булды, Аллага шөкер. Залдагы атмосфераны аңлатып бирү мөмкин түгел. Андагы энергетика! Хәтта җырламыйча гына басып торганда да каз тәне чыкты. Әлбәттә, иң истә калган чыгышларның берсе – “Соң дисең микән?” җырының яңа версиясен башкару. Аннан соң башкорт телендә “Уфа юкәләре” җырын җырладым”, — ди Әнвәр.

Спорт сарае кебек зур мәйданда концерт оештыру гадәти күренеш түгел. Бигрәк тә Әнвәр очрагында. Ул беренче тапкыр спорт сараенда тулы аншлаг белән концерт куйды. Аны хәтта Элвин Грей белән ярыша дип тә уйладылар. “Монда бернинди ярышу турында сүз булырга тиеш түгел. Мин, ниһаять, 45 яшемдә зур хыялымны тормышка ашырдым. Бу концертка ныклап әзерләндем, бик дулкынландым. Билетларның тиз арада сатылуы да шатландырды. Спорт сараеның җитәкчесе — милләте буенча рус кешесе, татар җырчыларын белми. Ләкин билет сорап аптыраткач, “Нинди йолдыз соң ул? Барысы да Әнвәр Нургалиевка билет сорый! Шәһәрдә бары Мадонна гына мондый ажиотаж барлыкка китерә ала!” дигән.

Тамаша махсус әлеге концерт өчен аранжировщик Марат Мухин тарафыннан язылган интро белән башланып китте. Яраткан җырлар, берсеннән-берсе танылган йолдызлар, матур котлаулар – концерт әнә шулай бер сулышта тәнәфессез узды. Әлеге концертка ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү, сак хезмәте, техник хезмәт күрсәтүчеләр – барлыгы 200ләп кеше җәлеп ителгән иде.

Туган көн сюрпризларына килгәндә, сәхнәгә Әнвәрнең тормыш иптәше Иринадан дүрт катлы торт чыгарылды. Билгеле, бу аның өчен көтелмәгән сюрприз иде. Тагын бер тортны соңрак, концерттан соң дус-туганнар белән ресторанда бәйрәм иткәндә Казан кунагы бүләк иткән. Әйтергә кирәк, Әнвәр Нургалиевның туган көне концерт тәмамлангач, ягъни төнге 12дән соң башланды. “Мин төнге 1дә туганмын дип беләм”, — ди җырчы.

“Залга чәчәктән кала башка бүләкләр алып керү тыелганга күрә, тамашачы зур бүләкләр алып килә алмады. Нигездә чәчәкләр бүләк иттеләр. Шулай ук рәсемнәр дә бар иде. Иҗатташ дустым Радик Юлъякшин исә сәламәтлегеңне кайгыртым, дип дару бүләк итте”, — дип сөйләде Әнвәр. Иҗатташ дуслар дигәннән, концертта Хәмдүнә Тимергалиева, Айдар Галимов, Элвин Грей, Филүс Каһиров, Рифат Зарипов, Фирдүс Тямаев, Ландыш Нигъмәтҗанова, Данир Сабиров, Вильдан Яруллин, Алинә Дәүләтханова катнашты. Концертны Гөлназ Сәфәрова белән Айрат Ильясов алып барды.

Әнвәр Нургалиевның грандиоз концертыннан соң, социаль челтәрләр шартлар дәрәҗәгә җитте. Барысы да артистка соклануын белдерде, котлауларын юллады. Иң еш очраган сораулар арасында “Ни өчен концертта Казан артистлары гына чыгыш ясады? Ни сәбәпле Уфа җырчылары чакырылмаган?” ише сораулар бар иде.

“Беләсезме, мин татар белән башкорт эстрадасын аермыйм, минем өчен чикләр юк. Уфа артистлары Казан артистларыннан бер дә ким түгел. Бүгенге көндә кайсы артистлар белән тыгыз аралашам, концертыма шуларны чакырдым. Дөрес, иҗат юлымны мин Гүзәл Әхмәтова һәм Марат Шайбәков белән башладым. Аларны да юбилей концертыма чакырдым. Ләкин Марат ул көнне башка концертта чыгыш ясады һәм ул алданрак билгеле иде. Ә Гүзәл билгеле бер сәбәпләр аркасында килә алмады”, — диде Әнвәр Нургалиев.

 

————————————————————————————————————————————————————————————

Tatar Today порталы җырчыларның концертларыннан фото-видео репортажлар, махсус видеотапшырулар ясый, яңалыклар яза. Кем үзләрен күрергә тели шалтыратыгыз, элемтәгә керегез! 

тел: 240-24-99 

СЕЗ БЕЗГӘ ЯРДӘМ ИТӘ АЛАСЫЗ – https://money.yandex.ru/to/410017377157443

WhatsApp: +7966-240-24-99 (Сбербанк Онлайн) 

Бәйле